+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 февраль 2022, 16:15

Кар чистартуда 300дән артык кеше катнашты

Кичә Уфада "Карны бергә чистартыйк!" акциясе узды. Ул башкаланың дәвалау-профилактика учреждениеләре янындагы тротуарларны һәм территорияләрне кардан чистартуга юнәлтелде.

Кар чистартуда 300дән артык кеше катнаштыКар чистартуда 300дән артык кеше катнашты
Кар чистартуда 300дән артык кеше катнашты

Чара «Бердәм Русия» партиясенең шәһәр бүлеге тарафыннан "Бердәм Русия"нең Яшь гвардиясе" төбәк бүлеге белән берлектә оештырылды. Башкаланың 23 социаль әһәмияттәге объектында, шул исәптән 12 медицина учреждениесендә - 300дән артык кеше бер үк вакытта кар чистартуда катнашты. Шулай итеп, кар өмәсенә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай, Уфа шәһәр советы депутатлары, шәһәр, район хакимияте вәкилләре, «Бердәм Русия», "Бердәм Русия"нең Яшь гвардиясе" урындагы бүлекчәләре активистлары һәм Уфаның битараф булмаган башка кешеләре дә кушылды.
“Бүген без һәм безнең депутатлар корпусы тулы составта акциядә катнашабыз, шәһәргә медицина учреждениеләре территориясендә һәм якын-тирә территориядә кар чистартырга булышабыз", - дип сөйләде Уфан шәһәр советы рәисенең беренче урынбасары Александр Мельников.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас