+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 февраль 2022, 09:40

Кайталар! Киләләр!

Республикада миграция балансы 2014 елдан башлап былтыр беренче тапкыр уңай күрсәткечкә чыккан. Былтыр беренче яртыеллыкта Башкортстанга килүчеләр саны китүчеләрдән 330 кешегә күбрәк булган.

Кайталар! Киләләр!Кайталар! Киләләр!
Кайталар! Киләләр!
Аннан соңгы айларда да тотрыклы үсеш күзәтелә. Бу хакта Хөкүмәттәге киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерде.

Башлангыч нәтиҗәләр буенча, республика 2021 ел өчен үзенчәлекле өч рекорд куя: 8 ел эчендә беренче тапкыр халыкның миграцион артуы белән тәмамланган. Статистика органнары мәгълүматларына караганда, 11 ай йомгаклары буенча гына да миграция үсеше 7963 кеше тәшкил иткән; 2000 елдан беренче тапкыр төбәкара миграциянең (Русия чикләрендә) уңай сальдосы күзәтелә, ул 265 кеше тәшкил итә; 5 ел эчендә беренче тапкыр мәгариф миграциясе буенча үсеш билгеләнә: + 2740 кеше.

Иң күп миграция агымы Урал федераль округы төбәкләреннән күзәтелә (+1486 кеше). Әйтик, Төмән өлкәсеннән тулаем алганда бу сан 1179 кеше тәшкил иткән, шул исәптән Ханты-Манси автономияле округыннан – 590, Ямал-Ненец автономияле округыннан – 278, Чиләбе өлкәсеннән 274 кеше. Ягъни илнең төньяк районнарыннан туган төбәккә кайтуның тотрыклы тенденциясе турында әйтә алабыз.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң зур үсеш Ырынбур өлкәсеннән күзәтелә – 770 кеше.

Республиканың Русия субъектларында инвестицион климат торышының дәүләт рейтингының топ-бишлегенә керүе һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, махсус икътисади зоналар һәм алгарышлы икътисади үсеш территорияләре булдыру хезмәт ресурсларын җәлеп итүгә һәм кайтаруга йогынты ясый һәм ясаячак.

Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы мәгълүматлары буенча, былтыр 3086 эш урыны булдырылган, Шуларның 1061е - Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектларын тормышка ашыруы кысаларында.

Тулаем алганда, болар барысы да Башкортстан халкы артуына йогынты ясый.

фото: bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас