+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2022, 15:49

Жириновскийның хәле ничек?

ЛДПР партиясеннән хәбәр итүләренчә, аның сәламәтлеге әйбәтләнеп килә кебек.

Жириновскийның хәле ничек?
Жириновскийның хәле ничек?

Әлеге вакытта ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийны дәваханәдән чыгару мәсьәләсе каралмый. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, депутатның хәле тотрыклы дип бәяләнсә дә, аңа якын арада дәваханәдә булырга кирәк. Теләсә кайсы вакытта аның хәле начарланырга мөмкин.

Шунысын да билгеләргә кирәк: дәваханәдә Жириновский КПРФ партиясе башлыгы Геннадий Зюганов белән күрешкән булган. Соңгысы берничә ел элек кичерелгән операциягә бәйле рәвештә, госпитализациянең профилактик характерда булуын, үзен яхшы хис итүен һәм эш хәлендә булуын әйтте.

Аңарда коронавирус инфекциясе ачыклануы турындагы мәгълүмат дөрес түгел.

Фото: gazeta.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: