Бу дата хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен аеруча кадерле. Бүген яугир-интеранционалистлар, локаль конфликтларда һәлак булганнарның туганнары, мәктәп укучылары Җиңү паркына җыелып, яугир-якташларыбызны искә алды.
- Кырмыскалы районыннан гына 400дән артык ир-егет хәрби бурычын Әфганстанда үтәде. Әлеге вакытта 74 якташыбыз исән. Аларның барысы да Ватанга хезмәт итү үрнәге буларак, хәрби батырлык, профессионализм һәм үзара ярдәмләшү кебек сыйфатларга таянып хезмәт итте. Бүген дә аларның иңнәренә Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен көрәшеп, Җиңү яулаган ветераннар лаеклы үтәп килгән зур бурыч – үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү миссиясе йөкләнә. Бүгенге гади булмаган чорда яшьләрне патриотик тәрбияләү юнәлешендә сезнең ролегез аеруча зур. Сез илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләүдә күп көч саласыз һәм киләчәктә дә бу юнәлештә актив эшчәнлек алып барырсыз, дип ышанам, - диде район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, җыелучыларга изге теләкләрен җиткереп.
Архангель һәм Кырмыскалы районнарының хәрби комиссары Ринат Гыймалов та чыгышын кораллы конфликтларда туганнарын, якыннарын, ышанычлы дусларын һәм иптәшләрен югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашудан башлады. 33 ел элек соңгы совет гаскарләре Әфганстан җиреннән чыгарылса да, кызганычка каршы, бу еллар эчендә локаль конфликтлар аз булмады. Аларда Кырмыскалы районыннан типсә тимер өзәрдәй 20 егет һәлак булды. Тантаналы җыелышта аларның һәммәсен бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары җыелучылар һәйкәлгә, шулай бу хәрби бәрелешләрдә һәлак булган якташ-яугирләрнең истәлегенә булдырылган аллеягә чәчәкләр салды.
Тантаналы җыелышның икенче өлеше район Мәдәният сараенда “түгәрәк өстәл” форматында узды. Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, Архангель һәм Кырмыскалы районнарының хәрби комиссары Ринат Гыймалов Ватанан читтә хезмәт бурычларын үтәгән сугышчыларның уникаль тәҗрибәсе безнең көннәрдә дә мөһим булуын билгеләп, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү, батырлык традицияләрен пропагандалау, Ватанны саклаучылар турында тарихи истәлекне саклау һәм ветераннар оешмасының эшчәнлеген үстерү һәм ныгытудагы актив эшчәнлекләре өчен бер төркем әфганлыларга “Хәрби туганлык” Бөтенрусия иҗтимагый ветераннар оешмасының Башкортстан Республикасы бүлекчәсенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Шулай ук җыелучылар төрле өлкә белгечләренең чыгышларын тыңлап, юридик, медицина, социаль ярдәм чаралары турында мәглүмат алды һәм кызыксындырган сораулары белән дә мөрәҗәгать итте.
Шулай да, очрашуның тагын бер мөһим мәле – хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның башлангыч оешмасын төзү яки оештыру комитетын булдыру турында барды. Әлеге пандемия шартларында бу аеруча мөһим, чөнки килеп туган мәсьәләләрне еш һәм күпләп җыелып хәл итү мөмкинлеге юк. Ә инде оештыру комитеты булдырганда, барлык мәгълүматны шулар аша җиткерергә мөмкин. Әйе, районда ветераннар оешмасы да уңышлы эшләп килә. Хәзер инде ул “Ветераннар, инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү фонды” коммерция нигезендә булмаган оешма дип үзәгәртелде. Димәк, әфганчылар һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары да проект эшләре белән Грант конкурсларында катнаша ала. Әлбәттә, мондый эшне башкаруда аларга, һичшиксез, ярдәм күрсәтеләчәк.
Ә бүгенге очрашу сезнең бердәмлекне тагын да ныгытып, уртак максатларыгызны тормышка ашырырга яңа юллар ачар, дип ышанасы килә.
Фото: Элвира Ямалетдинова.