

Тәтешле районында исерек ир үзенең сөяркәсен башка ир-атка көнләгән. Ул, пычак алып, хатын-кызга кизәнә һәм үтерү белән яный башлый. Хатын, гомере өчен куркып, туганнарына икенче торак пунктка киткән.
Шуннан соң ир-ат аннан үч алырга була. Ул зыян күрүченең йортына һәм каралты-курасына ут төрткән. Ут сарай, мунча, шулай ук терлек һәм йорт кошлары юк иткән. Зыянның гомум суммасы 175 мең сумнан артык тәшкил итә. Йортның януы очраклы үтеп баручылар тарафыннан кисәтелгән.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Җинаять эше Балтач районара судына асылы буенча карау өчен җибәрелгән.
Фото: ВКонтакте