+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 февраль 2022, 13:05

ЦУР: Яңа проект старт алды

Башкортстанда Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм Күпфункцияле үзәкнең яңа проекты старт алды.

ЦУР: Яңа проект старт алдыЦУР: Яңа проект старт алды
ЦУР: Яңа проект старт алды

Ул шәп - бердәм гариза белән берничә төр пособиеләр алу турында. Кеше бер гариза бирә һәм берьюлы 5 социаль ярдәм чарасы ала. Димәк, биш урынына бер генә документлар пакеты җыярга кирәк. Ә пакетта 15 төрле белешмә! Проект әлегә бер шәһәрдә - Бөредә сыналган һәм уңышлы гына эшләп килә.


Болар барысы да - социаль ярдәм чаралары темасын дәвам итү. Алар турында без Башкортстан ЦУРының туры эфирында сөйләштек. Чөнки бу кирәк, бу мөһим. Кунак - Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Эльвира Абдуллина. Сораулар төрле: дәүләттән аларга нинди ярдәм тиеш? Гаилә нинди түләүләргә исәп тота ала? Ни өчен түләүдән баш тарталар?

Башкортстанда 40тан артык социаль ярдәм чарасы күрсәтелә. Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге сайтындагы интерактив консультант ярдәме белән нәкъ менә сезгә нинди ярдәм күрсәтелүе турында белергә мөмкин. Анда барысы да гади - анкетаны тутырыгыз һәм дәгъва итә ала торган чаралар исемлеген алачаксыз. Сервис бик уңайлы. Төп кагыйдә - гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Гаилә аз керемлеләрдән саналырга тиеш.
 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас