+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 февраль 2022, 10:49

"Яугир-интернационалистлар - иң җаваплы, көчле кешеләр..."

15 февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Кайгылы ана" мемориалына чәчәкләр салды һәм яугир-интернационалистларны – Ватаннан читтә сугышларда катнашкан һәм туган төбәккә әйләнеп кайтмаган сугышчыларны искә алды.

"Яугир-интернационалистлар - иң җаваплы, көчле кешеләр...""Яугир-интернационалистлар - иң җаваплы, көчле кешеләр..."
"Яугир-интернационалистлар - иң җаваплы, көчле кешеләр..."
Бу көнне 33 ел элек СССР үз гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарды. Ун ел дәвам иткән сугыш хәрби хезмәткәрләрнең 14 меңнән артык гомерен алып киткән. Әфганстаннан республиканың 343 кешесе әйләнеп кайтмаган. Ә локаль хәрби конфликтларда барлыгы 668 кеше һәлак булган.

Тантанада шулай ук мөхтәрәм кунаклар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре, курсантлар, кадетлар, шәһәр халкы катнашты.

Чәчәкләр салганнан соң, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге датаның әһәмияте турында сөйләде.

- Яугир-интернационалистлар - иң җаваплы, көчле һәм лаеклы кешеләр, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Студент булганда, мин Байкал аръягына армиягә алдылар. Ә кемнедер Әфганстанга җибәргәннәр. Без аларга һәрвакыт хөрмәт белән карадык. Ул вакытта аларга 18-19 яшь иде, әле яшь малайлар. Алар сугыштылар, яраландылар, һәлак булдылар. Һәлак булучыларга - якты истәлек. Ә кайткан кешеләр - безнең дәүләтнең нигезе. Алар кыю, гадел кешеләр. Мин аларга тирән ихтирам белән карыйм һәм нык сәламәтлек телим.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас