+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 февраль 2022, 09:40

Затон боҗрасында автотранспорт хәрәкәте схемасы үзгәрде

15 февральдән Уфаның Затон шоссесы, Галле шәһәре исемендәге, Пархоменко һәм Гражданнар проезды урамнары киселешендә хәрәкәтнең яңа схемасы гамәлдә. Галле шәһәре исемендәге урамнан Пархоменко урамына чыгу юлы хәзер ябык. Тиешле юл билгеләре куелган. Беренче вакытта биредә ЮХХДИ хезмәткәрләре кизү торачак.

Затон боҗрасында автотранспорт хәрәкәте схемасы үзгәрдеЗатон боҗрасында автотранспорт хәрәкәте схемасы үзгәрде
Затон боҗрасында автотранспорт хәрәкәте схемасы үзгәрде

Хөрмәтле уфалылар! Сездән бу үзгәрешләрне аңлап каравыгызны һәм сәфәрне алдан планлаштыруыгызны сорыйбыз. Машина йөртүчеләргә барлык юл билгеләренә игътибар итәргә һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Пархоменко урамына Галле шәһәре исемендәге урамнан түбәндәге альтернатив маршрутлар мөмкин:

- Затон шоссесы, Алексеевка шоссесы аша (Халыклар дуслыгы проспекты янындагы транспорт чишелешендә борылыш белән);

Рихард Зорге урамы аша һәм түбәнгә таба Кировоградская урамы буйлап.

Фото: ufacity.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас