

Өлкән сыйныф укучыларын һәм студентларны беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнергә һәм ярышларда үз күнекмәләрен тикшерергә чакыралар.
«Хәвефсезлек мәктәбе – гомерне коткарабыз» проекты кысаларында 14 февральдән 4 мартка кадәр Уфада формаль булмаган шартларда беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә бушлай өйрәнергә теләгән үсмерләр һәм яшьләрне сайлап алу бара. Анда 8-11нче сыйныф укучылары, республиканың урта һәм югары уку йортлары студентлары, барлыгы 300дән артык кеше катнаша ала, – дип хәбәр итә Башкортстанның Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте.
Укулар узу өчен 6 кешедән торган команда җыярга һәм https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSd5LWgqY3EUaEt3E9qxyal-w25sXh0HmQ2KDDD6H36eC3FdCw/viewform сылтамасы буенча мөстәкыйль рәвештә гариза тутырырга кирәк.
«Хәвефсезлек мәктәбе – гомерне коткарабыз» проекты 2022 елгы беренче Президент грантлары конкурсында җиңүче булды һәм 486 мең сумнан артык грант алды. Ул беренче ярдәм күрсәтү һәм зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәтүдә мәктәп укучылары һәм студентларның әзерлек дәрәҗәсен арттырачак уникаль белем бирү мохите булдыруга юнәлтелгән. Бу тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча дәрес, укытуның интерактив форматларын, соңгы буын робот-манекеннарын кулланып үткәрелә.
Балалар клиник үлемне танып, пульсны табарга, ясалма сулыш ясарга һәм башкаларга өйрәнәчәк.
Төп оештыручысы - «Хәвефсезлек мәктәбе» Бөтенрусия балалар-үсмерләр иҗтимагый хәрәкәтенең Башкортостан төбәк бүлекчәсе. Проектның партнерлары - М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе.
Турыдан-туры укулар 15 марттан 10 апрельгә кадәр узачак. Курсларда укытучылар медицина белеме булмаганнар файдалана ала торган беренче ярдәм күрсәтүнең заманча алгоритмнарын күрсәтәчәкләр. Программаның теоретик өлеше – онлайнда, практик өлеше - офлайнда узачак. Дәресләр медицина һәм психология өлкәсендә экспертларны җәлеп итеп үткәреләчәк.
Алынган күнекмәләрне апреленең икенче яртысында М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында ике көн дәвамында узачак ярышларда күрсәтергә кирәк булачак. Бер көнне - укучылар, икенче көнне студентлар ярышачак. Мондый турнирлар республикада 2015 елдан башлап ел саен уздырыла, бу оештыручының уникаль эшләнмәсе, мондый тәҗрибә Русия Федерациясенең бер генә төбәгендә дә юк.
Агымдагы елның маенда проект кысаларында Уфада «Балаларны һәм яшьләрне беренче ярдәм һәм зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча киңкүләм укытуның актуаль мәсьәләләре» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция кысаларында өч секция эше каралган: мәктәп укучылары өчен - "So.Sпас академиясе”, әти-әниләр өчен – “Стоп.Куркыныч”, шулай ук «Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы эшен методик тәэмин итү» секциясе. Тренинглар, шулай ук TED форматындагы лекцияләр үткәрү планлаштырыла.
«Барлык мәктәпләр дә беренче ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле укыту мөмкинлегенә ия түгел, практик күнекмәләрне эшләү өчен заманча җиһазлар юк, укытучылар заманча укыту методикасына ия түгел. Балаларга беренче ярдәм күрсәтү өлкәсендә эшләүче оешмалар һәм педагоглар тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына мохтаҗ. Әлеге оешмалар педагоглары өчен фәнни-гамәли конференция безгә оешма тәҗрибәсен берләштерергә һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Бу педагогик берләшмәнең зыян күрүчеләргә беренче ярдәм һәм психологик ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү буенча активрак эшенә этәргеч бирәчәк", - дип билгеләп үтте коммерция карамагында булмаган оешма җитәкчесе Гөлшат Әхмәдиева.
Фото Хөкүмәт сайтыннан.