+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2022, 12:12

Хатыны белән дуслашырга килгән булган...

Аерылышкан пар бер түбә астында яшәгән.

Хатыны белән дуслашырга килгән булган...
Хатыны белән дуслашырга килгән булган...

Благовещен шәһәрендә яшәүче ир аерылган хатыны белән килешергә килгән һәм аны буып үтерә язган... Бу хакта урындагы "Панорама" басмасы хәбәр итә.

Аерылышканнан соң пар бер түбә астында яшәвен дәвам иткән. Узган атнада ир-егет исерек килеш өенә кайта һәм элекке хатыны белән татулашырга тырыша. Хатын моңа каршы була. Аңа ачуы чыккан ир хатынның муенына ябышкан һәм буып үтермәкче булган. Аны зыян күрүченең туганнары туктаткан.

Хәзер ир-егеткә үз гамәлләре өчен җавап бирергә туры киләчәк - аңа карата үтерү белән янау буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: netrazvodam.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: