+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 февраль 2022, 17:45

Башкортстан Хөкүмәтендә балаларның җәйге ялына әзерлек турында фикер алыштылар

18 февральдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров 2022 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Хөкүмәтендә балаларның җәйге ялына әзерлек турында фикер алыштыларБашкортстан Хөкүмәтендә балаларның җәйге ялына әзерлек турында фикер алыштылар
Башкортстан Хөкүмәтендә балаларның җәйге ялына әзерлек турында фикер алыштылар

Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елның җәйге чорында 1413 балалар лагере эшләде, алар рәсми реестрга кертелгән.
- Сәламәтләндерү кампаниясе чорында муниципалитетлар тарафыннан безнең республикадан, башка төбәкләрдән һәм илләрдән 20 меңнән артык бала өчен 953 смена оештырылды, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, лагерьларны быелгы сәламәтләндерү кампаниясенә әзерләү узган елның сентябреннән башланган инде. Муниципалитетларның якынча мәгълүматларына караганда, агымдагы елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 1258 мәктәп яны лагере, 844 балалар хезмәт һәм ял лагере һәм 90 шәһәр яны стационар лагерен ачу планлаштырыла.

– Бу лагерьларның барысы да балаларны Башкортстан Республикасы буенча "Роспотребнадзор" идарәсе рөхсәт биргән санэпидемия комиссиясе нәтиҗәләре булганда һәм лагерьларның рәсми реестрына кергәндә генә кабул итә алачак, - дип аңлатты Айбулат Хаҗин.

Моннан тыш, коронавирус йогышы буенча килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, сәламәтләндерү оешмалары хезмәткәрләрен ПЦР-тест ысулы белән тикшерү мәсьәләсе каралды. Быел җәйге ял башланыр алдыннан мондый тикшерүне 24 меңгә якын хезмәткәр узарга тиеш.

Премьер-министр муниципалитетларга, әлеге мәсьәләләр өчен җаваплы республика хакимияте органнары белән берлектә, кыска вакыт эчендә балаларның җәйге ялын әзерләү һәм оештыру буенча «Юл картасы»н эшләргә кушты.

– Безнең уртак бурычыбыз – балаларга уңайлы һәм куркынычсыз ял итү өчен мөмкинлек булдыру. Шуңа күрә без сезнең белән ачылуга планлаштырылган объектларның кимендә 90 проценты быел эшләргә тиеш. Балалардан да мөһимрәк беркем дә юк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас