+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
18 февраль 2022, 10:55
Башкортстанда юл буе сервисының яңа объекты барлыкка киләчәк
16 февральдә Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы һәм «АВТОмаркет» компаниясе арасында, сатулар уздырмыйча, юридик берәмлеккә арендага бирелә торган җир участогында масштаблы инвестицион проектны тормышка ашыруны тәэмин итү турында килешү төзелде.
Башкортстанда юл буе сервисының яңа объекты барлыкка киләчәк
- Юл буе сервисының яңа объекты Иглин районы территориясендә М-5 «Урал» автоюлы буенда урнашачак. Инвестицияләр күләме 130 миллион сум тәшкил итәчәк. Әлеге проектны гамәлгә ашыру 50 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Комплекс йөк һәм җиңел автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү станциясен үз эченә алачак, шулай ук инвестор кафе объекты төзергә планлаштыра.
- Хәзерге вакытта юлның әлеге участогында заманча юл сервисы объектларына ихтыяҗ бар. Юл буе сервисының яңа объекты 2023 ел ахырына барлыкка киләчәк, - дип өстәде Алексей Гусев.
Фото:
https://pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"