+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 февраль 2022, 17:50

Башкортстанның туристик кластерларын үстерергә кирәк!

Мәскәүдә шушы максатны күз уңында тотучы очрашу узды.

Башкортстанның туристик кластерларын үстерергә кирәк!Башкортстанның туристик кластерларын үстерергә кирәк!
Башкортстанның туристик кластерларын үстерергә кирәк!

Мәскәүдә Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Ринат Фаткуллин һәм республиканың Туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары Артур Иделбаев Туризм буенча федераль агентлыкның Эчке туризм һәм дәүләт программалары идарәсе башлыгы урынбасары Павел Соболь, Агентлык җитәкчесе киңәшчеләре Юлия Рыбакова һәм Евгений Кудель белән очраштылар.

Очрашуның төп көн тәртибендә Башкортстан туристик кластерларын үстерү һәм аларга федераль ярдәм мәсьәләләре, Башкортстанда мәктәп туризмы проектын сынау, кунакханәләрне классификацияләү һәм Русиянең туристик картасында төбәкнең позициясен булдыру кебек мәсьәләләр торды.

- Шундый бай мәдәни һәм табигый ресурслар булганда, туризм тармагын үстерергә һәм Башкортстанга тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәргә кирәк. Безнең төбәк федераль дәрәҗәдә актив ярдәм ала, ә республика катнашлыгында «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында без Русиянең туристларны җәлеп итүчән төбәкләре бишлегенә керербез дип ышанабыз, – дип сөйләде очрашуда Ринат Фәтхуллин.

Шулай ук Мәскәүдә TUIның генеральный директоры урынбасары Александр Сирченко белән очрашу узды. Шуны да искәртик: 2021 елда Уфада туризм буенча узган коллегия кысаларында компания белән Башкортстан Республикасы туризмны үстерү үзәге арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында 2021-22 елларга чаралар планы имзаланган иде.

- Александр Александрович белән чартер программасын эшләтеп җибәрү мөмкинлеге турында фикер алышынды. Турбизнесны консолидацияләргә һәм халыкара стандартларга кадәр дәрәҗәсен бергә күтәрергә кирәк, - дип билгеләп үтте Ринат Фаткуллин.

Фото Хөкүмәт сайтыннан.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас