

Фаҗига шунда ки, 4 янгында берьюлы икешәр кеше корбан булган. Болар Бәләбәй, Благовещен, Иглин һәм Мәләвез районнарында.
Февральдә үлем белән тәмамланган янгыннарның 80 проценты авыл җиренә туры килә.
Бу айда үлем белән тәмамланган янгыннарның төп сәбәпләре::
1) тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү;
2) электр җиһазларын дөрес монтажламау һәм файдаланмау;
3) газ баллоны шартлау.
Күпләр исерек килеш өйдә тәмәке тарта. Бу февраль янгыннарында 10 кешенең үлүенә сәбәп булды.
Фаҗига булмасын өчен, сүндерелмәгән тәмәке ташламагыз, бинада тәмәке тартмагыз, электр челтәрләрен саклагыз, ягылган мичне контрольдә тотыгыз, янгыннарны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышмагыз!
Төзек булмаган электр җылыткычларын кабызмагыз! Февральдә электр җиһазларын дөрес монтажламау аркасында янгыннарда 11 кеше һәлак булган.
Исерек килеш якыннарыгызны һәм танышларыгызны, шулай ук балаларны караучысыз калдырмагыз!
Һәм иң мөһиме-балаларыгыз белән бергә янгын вакытында гамәлләр алгоритмын өйрәнегез. Бу алгоритмны белгәндә күп кенә фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин булыр иде.
Шулай ук нәтиҗәле чара -торакларны янгын хәбәрчеләре белән җиһазландыру. Әлегә аларның эшләп китү нәтиҗәсендә республикада 683 кеше коткарылды, шул исәптән 266 бала.
Фото: mosmonitor.ru