

Ватанны саклаучылар көне алдыннан “Русия Әфганстан ветераннары берлеге” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе, Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Глушко Башкортстанда оештырыла торган спорт ярышларының һәр стартын Ватанны саклаучылар, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, яугир-интернационалистлар истәлегенә багышларга тәкъдим итте.
Бүген Башкортстан Иҗтимагый палатасы төбәкнең Спорт, Мәгариф һәм фән министрлыкларына, шулай ук шәһәр һәм район хакимиятләренә тиешле хатлар җибәреп, аларга әлеге башлангычны хуплау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Шулай ук Дмитрий Глушко катнашучыларга ярышлар башланыр алдыннан Русия гимнын башкарырга тәкъдим итә.
- Дөрес, моның өчен сүзләрен өйрәнергә кирәк, кызганычка каршы, аларны һәркем дә белми, - дип билгеләп үтте җәмәгать эшлеклесе. Фото: Gorobzor.ru