+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 февраль 2022, 18:00

Радий Хәбиров урта һөнәри белем бирүгә зур әһәмият бирә

Республика советының әлеге мәсьәләгә багышланган утырышында Русия Дәүләт думасы депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, төбәк колледжлары директорлары катнашты.

Радий Хәбиров урта һөнәри белем бирүгә зур әһәмият бирәРадий Хәбиров урта һөнәри белем бирүгә зур әһәмият бирә
Радий Хәбиров урта һөнәри белем бирүгә зур әһәмият бирә

18 февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урта һөнәри белем бирү буенча Республика советының беренче утырышын үткәрде.

Әйтергә кирәк, Башкортстан – урта һөнәри белем бирү учреждениеләре саны буенча илдә лидерларның берсе. Республикада 96 көллият һәм 41 филиал эшли, аларда 104 мең кеше белем ала. Кадрлар әзерләү 136 белгечлек һәм 80 эшче һөнәр буенча алып барыла.
Бу ел республикада “Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы” дип очраклы гына игълан ителмәгән. Моңа нигезле сәбәпләр булуы шарт.
Беренчедән, квалификацияле эшчеләр җитмәү белән бәйле бу. Җитештерүнең катлаулы участокларында, ЧПУ белән станокларда, сәнәгать роботлары белән эшләү өчен белгечләр җитмәү арта.

Коронавирус пандемиясе ике ел дәвам итүгә карамастан, республика икътисады шактый эзлекле үсеш ала. Яңа предприятиеләр ачыла, тармак кластерлары булдырыла, резидентлар «Алга» махсус икътисади зонасына һәм 5 алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренә җәлеп ителә. Заманча фәнни производстволар белән технопарклар ачыла. Шул ук вакытта яңа предприятиеләрдә эшләргә теләүчеләрнең саны арта.

Икенчедән, урта һөнәри белемгә ихтыяҗ көннән-көн арта. Соңгы елларда укучыларның яртысына якыны тугызынчы сыйныфтан соң көллиятләрне сайлый башлады. Бу трендны ныгыту, эшче һөнәрләрнең һәм хезмәт династияләренең абруен арттыру мөһим. Лаеклы хезмәт шартлары, югары хезмәт хакы булган заманча югары җитештерүчән эш урыннары булдырырга кирәк. Әлбәттә, моның өчен көллиятләрдә яхшы шартлар кирәк.

Өченчедән, урта һөнәри белем бирү системасының әһәмияте федераль дәрәҗәдә дә арта. Урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә Русия Президенты Владимир Путин зур игътибар бирә. Көллиятләргә «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында шактый ярдәм күрсәтелә.

2021 ел республика урта һөнәри белем бирү системасы өчен бик файдалы булды. Бу уңайдан берничә мөһим юнәлеш эшләтелеп җибәрелгән. Һәм, әлбәттә инде, уңышлы үткәрелгән «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты үсеш өчен яхшы стимул булдырды. Ул эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күрсәтте. Ә чемпионат нәтиҗәләре буенча җитди бизнес-мирас калды - колледжлар WorldSkills стандартлары буенча шактый күп остаханәләр алды.

“Безнең өчен бизнес, сәнәгать һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү мөһим. Бездә мондый тәҗрибә бар – күп кенә колледжлар инде озак еллар эре предприятиеләр белән элемтәдә тора, асылда, алар өчен кадрлар әзерлиләр, - диде Радий Хәбиров.

Ведомствоара комиссияләр кысаларында республика Башлыгы республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка көллият директорлары катнашлыгында «Башнефть», «Газпром», «ОДК-УМПО», УГМК, «НефАЗ» һәм республикада эшләүче башка әйдәп баручы компанияләр өчен эшче кадрлар әзерләү буенча киңәшмә үткәрергә кушкан иде.

Радий Фәрит улы урта һөнәри белем бирү системасын үстерү буенча планнары турында да берничә сүз әйтте.
Беренчедән, көллиятләрнең матди-техник базасын модернизацияләү, аларны алдынгы җиһазлар белән тәэмин итү буенча проект эшләргә карар кылынган. Бу максатларга 2030 елга кадәр 4 миллиард сум юнәлтеләчәк - ел саен 500әр миллион сум.
Икенчедән, шушы көннәрдә Республика Башлыгы стипендияләрен алучылар санын 107дән 150гә кадәр арттыру турындагы указга кул куйган. Шул ук вакытта айлык түләүләр суммасы ике тапкыр – 2300 сумнан 4900 сумга кадәр артачак. Бу укучыларга яхшы ярдәм булыр дип, уй-фикерләре белән уртаклашты Радий Хәбиров.

Өченчедән, бүген урта һөнәри белем бирү системасының тәҗрибәле, квалификацияле остазларга һәм мастерларга мохтаҗ булуы аңлашыла. Иң яхшы педагогларга ярдәм ителәчәк. Быел укытучыларга, производствога өйрәтү мастерларына грантлар булдырылачак. Ел саен шуларның 10сы 600әр мең сум акча алачак. Шулай ук быел көллиятләрнең матди-техник базасын яңартуга грантлар да булдырылган. Конкурс нәтиҗәләре буенча биш җиңүче ел саен республика бюджетыннан 30ар миллион сум акча алачак.

"Без илдә иң алга киткән урта һөнәри белем бирү системаларының берсе бездә булуы белән горурланабыз. Республикада 96 көллият бар. Бу күрсәткеч буенча без Русия Федерациясендә бишенче урында торабыз. Әмма иң мөһиме - безнең яхшы тәҗрибәбез, колледжларның профессиональ идарә командасы, лаеклы матди-техник базасы бар. Безнең бурыч - аны үстерү һәм модернизацияләү", – диде чыгышында республика Башлыгы.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас