+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2022, 10:38

Сигезенче каттан килеп төшкән дә...

79 яшьлек әби үзе атлап та киткән...

Сигезенче каттан килеп төшкән дә...
Сигезенче каттан килеп төшкән дә...

Уфада кичә кич гаҗәеп хәл булган: Степан Кувыкин урамындагы тугыз катлы торак йортның сигезенче катындагы тәрәзәдән өлкән яшьтәге бер хатын килеп төшткән.

"Башинформ" агентлыгына гадәттән тыш хәл белән таныш чыганак хәбәр иткәнчә, зыян күрүче 79 яшьлек әбекәй булып чыккан. Шунысы игътибарга лаек, аңа медицина ярдәме кирәк булмаган. Ул шулай килеп төшкән дә, үзе урыннан торып, атлап китеп тә барган... Әбинең ни рәвешле шулай кидеп төшүе әлегә билгеле түгел. 

Менә нинди бәхетле кешеләр була! Бу әбигә сәламәтлек телибез! 

Фото: ВКонтакте

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: