Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә әлеге маршрут автобусларын бик озак көтәргә туры килүе турында күп тапкырлар язган. Бу хакта БСТ каналында Башкортстан ЦУРының туры эфирда сөйләделәр.
ЦУР Уфа хакимиятенә мөрәҗәгать иткән һәм күптән түгел генә автобусларның саны 30га кадәр арттырылган. Хәзер бу маршрутта хәрәкәтнең уртача интервалы - тугыз минут.
Сүз уңаенда, Уфа буенча автобуслар хәрәкәтен «Акыллы транспорт» мобиль кушымтасында реаль вакыт режимында күзәтеп була.
Фото: "resbash.ru"