+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 февраль 2022, 06:05

“ЯРДӘМ ДЕСАНТЫ” Хәстәрлек күрә

Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның “Бердәм Русия” фракциясе депутатлары “Безнең хәстәрлек” проекты кысаларында оештырылган “Ярдәм десанты” ак­циясендә катнашты. Акциягә, шулай ук, Дәүләт думасы һәм муниципаль берәм­лекләр депутатлары, хәйрия, иҗтимагый оешмалар, волонтерлык үзәкләре дә кушылды.

“ЯРДӘМ ДЕСАНТЫ” Хәстәрлек күрә“ЯРДӘМ ДЕСАНТЫ” Хәстәрлек күрә
“ЯРДӘМ ДЕСАНТЫ” Хәстәрлек күрә
— Акциянең максаты — үзизоляциядәге кешеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, өлкән буын вәкилләренә һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче катламына азык-төлек җыелмалары китерүдә ярдәм күрсәтү. Мондый ярдәмне республика халкына без пандемия башыннан берничә тапкыр күрсәттек. Авыруның яңа дулкыны чираттагы тапкыр кешеләргә ярдәм итү өчен көчләребезне берләштерергә этәрә, — диде парламент Рәисе урынбасары, “Бердәм Русия” фракциясе җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов.
Вице-спикер акциягә теләге һәм мөмкинлеге булган һәркемгә кушылырга тәкъдим итте.
— Заявкалар күп, һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче волонтерлар да, кагыйдә буларак, безгә җитешми. Акция, беренче чиратта, өлкән яшьтәге ялгыз яисә билгеле сәбәпләр аркасында урамга чыга алмаучы кешеләр өчен бик кирәк, — диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас