2021 елның икенче яртысында республикада берничә ел эчендә беренче тапкыр миграциянең уңай сальдосы күзәтелә. Хәзергә әле кечкенә инеш кебек, әмма кешеләр акрынлап Башкортстанга кайта башлаган.
Республикага кемнәр кайта соң, һәм аларны бу адымга нәрсә этәрә? Шундыйларның берсе - Уфа районының Михайловка авылында яшәүче 24 яшьлек Станислав Кашапов. Беренче тапкыр акча эшләргә Себергә бару фикере Стаска Кораллы Көчләр сафында хезмәт иткәннән соң килгән.
Эшне тиз таба. Нефть чыгаручы эре предприятиегә тиз арада яшь белгечләр кирәк була. Ә ул нәкъ шундыйлардан! Оешмага урнашып, Стас зур кызыксыну белән эшкә чума. Егет инженер ярдәмчесе сыйфатында бораулаучыларга хезмәт күрсәтә. Физик яктан киеренке һәм, асылда, бер төрле эш.
Тиздән Кашапов җитештерүдән аерылмыйча, машина йөртү курсларында укый. Төньякта Стас бер елга якын эшли һәм... сагына башлый. Барысы да туйдыра. Беренче чиратта, цивилизациядән аерылу. 20 яшьтә тирә-якта тормыш кайнап торуын телисең бит. Кичләрен кинога һәм театрга, кафега барасы килә. Ә якындагы кибет йөз чакрым ераклыкта, китапханәне күргән кеше дә юк.
Өстәвенә, зур хезмәт хакы да түләмиләр. Айга 80 мең сумга кадәр алына, ә бер ай ял итү белән ай саен 40 мең сумга якын акча килеп чыга. Мондый хезмәт хакын Башкортстанда да табарга була. Теләк булса инде. Ә теләк зур! Кыскасы, Стас чираттагы вахтага китми.
Башта Кашапов Уфада "Макдональдс"та эшләгән. Аннары, сәүдә эшен үзләштереп, параллель рәвештә йорты янында ачылган федераль челтәрнең эре кибетенә урнаша. Аннары бистродан баш тартырга батырчылык итә, чөнки бер хезмәт хакы да яшәү өчен җитә башлый. Хәзер ул кулына Төньякта эшләгән акча белән чагыштырганда бераз күбрәк тә ала (перевахтовка аен исәпкә алып).
Стаска Михайловкада эшләү ошый. "Монда барысы да якын урнашкан һәм юлга вакыт һәм акча сарыф итәргә кирәкми, - дип уртаклаша Стас. - Көн саен өйдә кунам, ә буш вакытымны һәм ялларымны теләгәнчә уздырам. Эш ритмы киеренке булса да, хезмәт шартлары начар түгел, җылы, якты бинада эшлибез, коллективыбыз да яшь, тату. Хезмәттәшләр арасында студентлар да, элекке укытучылар-филологлар да бар, кемнеңдер - беренче эш урыны, кемдер күп урыннарда эшләргә өлгергән. Миңа бигрәк тә эш графигым ошый: ике көн эшлим, ике көн ял итәм!"
Станислав «Жилстройсбережение» программасында катнашырга өлгергән. Ел ахырында ипотека алырга һәм яңа фатир сатып алырга уйлый, ә өй туен үткәргәч, гаиләле булырга тели, әлбәттә. Ул вузда белем алуны дәвам итәргә хыяллана. Алдагы планнары менә шундый.
Фото: mgazeta.ru