Тарихи белешмә.
Медицина айныткычлары илебездә патша заманында ук (XX гасыр башында) булган. Совет чорында алар милиция бүлекчәләре рәвешендә эшләде.
Русиядә 1990 еллар уртасыннан айныткычларның саны кимеде, ә 2011 елның октябренә илебездә аларның барысы да ябылды. Җәмәгать урыннарында тәртип бозуларның кискен артуын хокук сакчылары нәкъ менә айныткычларның эштән туктавы белән дә аңлатты. Исерекләр дәваханәләрнең — токсикология, алар булмаганда, реанимация, терапия бүлекләренә китерелде. Табибларга һөҗүм итү очраклары да еш теркәлде.
Статистика мәгълүматлары буенча, айныткычлар ябылгач, илебездә һәр өченче җинаять исерек гражданнар тарафыннан кылынган, ә ел саен 10 мең кеше исерек хәлдә урамнарда туңып үлгән. “Әгәр дә алар вакытында айныткычларга китерелгән һәм беренче медицина ярдәме алган булса, гомерләре өзелмәс иде”, — ди белгечләр.
Шулай итеп, илебездә айныткычларны тергезү көнүзәк мәсьәләгә әверелде.
Кемнәр анда озатыла?
Әлбәттә, айныткычка (әйткәндәй, Эчке эшләр министрлыгы документында бу сүз кулланылмый, ул “махсуслаштырылган оешма” дип язылган), алкоголь, наркотик, токсик матдәләр тәэсирендәге гражданнар озатыла. Исерек булуы күренеп торган, үзаллы йөри алмаган кешеләрне җәмәгать урыннарыннан (урамнардан, стадионнардан, вокзаллардан, парклардан, тимер юл станцияләреннән, диңгез һәм елга портларыннан һ.б.) айныткычка, я булмаса медицина оешмаларына (дәваханәләргә) илтәләр.
Өйдән дә алып китәләрме?
“Яшел елан” коткысына бирелеп, алкогольне күп чөмерүчеләрне үзе яшәгән фатирдан һәм йорттан да алып китүләре ихтимал. Моның өчен алар белән бу вакытта әлеге торакта бергә булучыларның гаризасы таләп ителә.
Эчкән граждан башка берәүнең сәламәтлеге, гомере өчен хәвеф тудырса, мөлкәткә зыян китерсә, аны медицина оешмасына, айныткычка, полиция бүлекләренә озату зарур.
Иң башта – медицина ярдәме
Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә тоткарланган гражданның шәхесен ачыклагач, Эчке эшләр министрлыгының оператив-белешмә һәм эзләү исәпләрендә тору-тормавын тикшергәч, полиция хезмәткәрләре аны медицина тикшерүенә алып бара. Таләп ителгәндә, хокук сакчылары “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга, ул килеп җиткәнче тоткарланучыга үзләре беренче медицина ярдәме күрсәтергә тиеш.
Полиция хезмәткәрләре исерек гражданнарны медицина оешмасына үзләренең эш транспортында илтергә карар итсә, бу хакта алдан дәваханәгә хәбәр җибәрергә бурычлы. Дәваханәдә хокук сакчысы медицина оешмасының атамасы, дежурдагы табибның, медицина тикшерүенә китерелгән гражданның исем-шәрифләре, вакыйганың төгәл вакытын күрсәтеп документ төзи. Аны үзе һәм табиб имзалый.
Әгәр дә инде медицина хезмәткәрләре исерек пациентны дәваханәдә калдыру кирәк түгел дип тапса, яки пациент үзе медицина тикшерүеннән баш тартса, аны айныткычка озаталар.
Исерекне йорттан яисә фатирдан алып китәр алдыннан да полиция хезмәткәрләре “Ашыгыч ярдәм”не чакырта, бу хакта Эчке эшләр министрлыгының территориаль органының кизү бүлегенә хәбәр итә. Ак халатлылар медицина ярдәме күрсәткән арада полиция хезмәткәрләре махсус акт төзи. Анда, әлеге дә баягы үзе хакында мәгълүматларны тутыра, исерек адәмнең исем-фамилиясе, “Ашыгыч ярдәм” бригадасының саны, вакыйганың вакыты теркәлә. Тәртип бозучының хәленә карап, хокук сакчылары аны дәваханәгә үзләренең эш автомобилендә дә алып барырга мөмкин.
Хәвефсезлек таләпләрен үтәү мөһим!
Алкоголь, әфьюн яисә токсик матдәләр тәэсирендәге кешене дәваханәгә, айныткычка илтү — хәвефле эш. Аны ким дигәндә ике хезмәткәрдән торган полиция наряды башкарырга тиеш.
Транспортка утыртыр алдыннан, Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына ярашлы, исерек гражданда корал яки корал сыйфатында кулланырга мөмкин булган башка әйберләр бармы-юкмы икәнлеге тикшерелә. Әгәр дә корал һәм андый әйберләр табылса, тоткарланучының теге яки бу җинаятькә катнашлыгы бар дип фаразланса, яки бу хакта инде мәгълүмат булса, Эчке эшләр министрлыгының территораль органына караган кизү бүлегенә кичекмәстән хәбәр ителә. Наркотик, психотроп матдәләргә охшаш әйберләр табылганда да шушы ук эш башкарыла.
Исерек гражданнарга медицина ярдәме күрсәткәндә, “Ашыгыч ярдәм” бригадасы хезмәткәрләренең хәвефсезлеген тәэмин итү – хокук сакчыларының бурычы.
“Сервис” ничек?
Расланган кагыйдәләр буенча, айныткычларда душ, бәдрәф, ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләр булырга тиеш. Әйберләрне саклау камералары, пычрак һәм чиста киемнәр өчен дә бүлмәләр каралган.
Айныткычка эләгүчеләргә йокы урыны, эчке кием, халат яисә пижама, тапочалар, аерым төргәктә шәхси гигиена әйберләре бирелергә тиеш.
Күпмегә тоткарлыйлар?
Махсуслаштырылган оешмада кеше 24 сәгатьтән артык тоткарланырга тиеш түгел. Бу рәсми кабул ителгән кагыйдә. Әмма әлеге срок (24 сәгать) төнге вакытта ( 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр) тулса, кешене төнлә урамга чыгарып җибәрү ярамый. Бу очракта ул айныткычтан иртән генә чыга.
Шул ук вакытта...
Көнбатыш Европа илләрендә исерекләрне җәмәгать тәртибен бозган очракта гына тоткарлыйлар. Бу өлкәдә эшләүче махсус хәйрия хезмәтләре бар. Алар исерекләрне өенә кайтарып кую белән шөгыльләнә. Һава шартлары салкын чорда алар аеруча актив эшли.
Польшада исерек кешеләрне кундырып чыгару өчен 60ка якын махсус оешма теркәлгән. Алар аркылы ел саен 300 мең кеше үтә. Гомерләренә хәвеф янаганда гына (көчле салкыннар торганда, тимер юллар янында йөргәндә һ.б.) исерек халәттәгеләр тоткарлана. Полиция аларны өйләренә илтеп куярга тиеш. Кайда яшәүләрен ачыклый алмаганда, яки тоткарланучылар “өйгә кайтмыйм” дип каршылашканда гына айныткычка озатылалар.
Айныткычларны бу илдә “иң кыйммәтле кунакханәләр” дип атыйлар, чөнки аларда бер төн кунып чыгу арзан түгел.
Канадада “Кызыл борын” хезмәте эшли. Ул ару гына “төшереп алучыларны” яшәгән урыннарына илтү белән шөгыльләнә. Әлбәттә, бушлай түгел, акчага. Шушындый ук хезмәт Швециядә дә бар.
Америка Кушма Штатларында исерек хәлдәге кешеләрне, хокук тәртибен бозмаса, тоткарларга ярамый.
Фото: АГН МОСКВА