+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 февраль 2022, 16:03

Башкортстанның 86 укучысын "шаймуратовчы"лар сафларына алдылар

Бүген, 21 февральдә, Уфада Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт республика гимназиясенең алтынчы һәм җиденче сыйныфлары, 1нче һәм 2нче санлы республика полилингваль күппрофильле гимназияләренең 86 укучысын «шәйморатовчылар» сафларына алдылар.

Башкортстанның 86 укучысын "шаймуратовчы"лар сафларына алдыларБашкортстанның 86 укучысын "шаймуратовчы"лар сафларына алдылар
Башкортстанның 86 укучысын "шаймуратовчы"лар сафларына алдылар
Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге 2нче эчке гаскәрләр отряды командиры урынбасары Максим Пенчук катнашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Шәйморатов сыйныфлары”ның аеруча тырыш тугыз укучысына укуда аерым уңышлары, шулай ук мәктәп чараларында, фән олимпиадаларында, конкурсларда, физкультура һәм спорт ярышларында актив катнашуы өчен “Яшь шәйморатовчы” дигән мактаулы билге тапшырды.

Аннан соң 86 укучы "Яшь шәйморатовчылар" антын укыды һәм «Шәйморатов-генерал» җырын башкорт һәм урыс телләрендә башкарды.

Максим Пенчук «Шәйморатов сыйныфларына» 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагының күчермәләрен тапшырды һәм тантаналы антның балаларга аерым вазыйфалар йөкләвен билгеләп үтте.

- «Шәйморатов сыйныфлары»н без 2020 елда ача башладык. Үткән уку елында өч сыйныф булдырдык, быел - тагын дүртне. Аларны Уфада Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернаты базасында һәм 1нче һәм 2нче полилингваль күппрофильле гимназияләрдә ачтык. Махсус сыйныфларда программа - югары катлаулылыкта. Гомум предметлардан тыш, "шәйморатовчылар" җәядән ату, атта йөрү, йөзү һәм көрәш өйрәнә. Патриотик тәрбиягә - зур игътибар бирелә, - диде Радий Хәбиров. - Иң мөһиме - бу балаларны инде беркем дә, беркайчан да патриотик юлдан яздырмаячак. Алар Ватаныбызның, чын кеше сыйфатларының нәрсә икәнен аңлыйлар. Алар лаеклы кешеләр булып үсәчәк, - диде Башкортстан Башлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас