+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 февраль 2022, 15:49

Халык кар белән бердәм көрәшә

Башкортстанның 17 муниципалитетында киңкүләм кар өмәләре үткәрелә. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев хәбәр итте.

Халык кар белән бердәм көрәшәХалык кар белән бердәм көрәшә
Халык кар белән бердәм көрәшә

Ведомство җитәкчесе искә төшергәнчә, узган атнада республикада Бөрҗән районының Байназар авылында 8 сәгатьтән артык вакытта салкын су белән тәэмин итүне туктатып тору булды.

- Авария-тергезү эшләре башкарылды, коммуналь хезмәт күрсәтү яңадан тергезелде, - дип сөйләде Алан Марзаев.

Ул билгеләп үткәнчә, 17 муниципаль берәмлектә киңкүләм өмәләр оештырылган, аларда Башкортстанның 7 мең кешесе һәм предприятиесе хезмәткәрләре катнашкан.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас