+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 февраль 2022, 14:55

Луганск һәм Донецктан килүчеләрне кабул итүгә әзерлек югары

21 февральдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров эш киңәшмәсе үткәрде, анда Башкортстан территориясендә Луганск һәм Донецк халык республикаларында яшәүчеләрне кабул итүгә әзерлек турында фикер алыштылар.

Луганск һәм Донецктан килүчеләрне кабул итүгә әзерлек югарыЛуганск һәм Донецктан килүчеләрне кабул итүгә әзерлек югары
Луганск һәм Донецктан килүчеләрне кабул итүгә әзерлек югары

- Луганск һәм Донецк халык республикаларындагы хәл кискенләшү сәбәпле, белгәнегезчә, гражданнарны Русия территориясенә эвакуацияләү башланды. Якын көннәрдә безгә 2000 кеше белән ике эшелон килә. Безнең бурыч - кыска вакыт эчендә барлык оештыру чараларын сыйфатлы итеп тәэмин итү, - диде Андрей Назаров.

Республика Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, эвакуацияләнә торган халыкны урнаштыру өчен 2006 кеше сыйдырышлы 13 вакытлы урнаштыру пункты әзерләнгән.

Андрей Назаров җаваплыларның һәм хакимият башлыкларының игътибарын Луганск һәм Донецк халык республикасы халкын күчерү белән бәйле барлык чараларны шәхси контрольдә тоту кирәклегенә юнәлтте.

Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә шушы киңәшмә турында хәбәр урнаштырган.

"Луганск һәм Донецк республикаларыннан эвакуацияләнгән халыкны кабул итү эшен оештыру өчен без оператив штаб төзедек. Аларны транспортировкалау һәм урнаштыру мәсьәләләре белән ул инде ял көннәреннән үк шөгыльләнә башлады. Бүген барлык җаваплы структуралар белән башкарылган эш буенча киңәшмә уздырдым, гомумән алганда, безнең әзерлек югары", - дип язда Андрей Назаров "Фейсбук"та.

Фото: рravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас