+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 февраль 2022, 12:55

Радий Хәбиров митрополит Никонга орден тапшырды

21 февральдә атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан митрополиясе, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никонга IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены тапшырды. Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйган.

Радий Хәбиров митрополит Никонга орден тапшырдыРадий Хәбиров митрополит Никонга орден тапшырды
Радий Хәбиров митрополит Никонга орден тапшырды

- Сез үзегезне православиегә чын күңелдән хезмәт итүгә багышлап, 30 елдан артык Урыс православие чиркәвенең Уфа кафедрасын җитәклисез. Шушы еллар эчендә сезнең тырышлыгыгыз белән Башкортстанда православие мәхәлләләре саны күп тапкырлар артты, өч яңа епархия барлыкка килде, - дип билгеләде төбәк Башлыгы. - Башка конфессияләрнең лидерлары белән бергә сез диннәр арасындагы тынычлык һәм татулыкның ышанычлы терәге булып торасыз, Башкортстанның иҗтимагый тотрыклылыгына һәм чәчәк атуына зур шәхси өлеш кертәсез.

Митрополит Никон, үз чиратында, Русия Президенты Владимир Путинга һәм республика җитәкчелегенә Башкортстанның православие руханилары эшчәнлегенә югары бәя биргән өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстан митрополиясе башлыгы шулай ук Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләрне эвакуацияләү буенча оператив штаб булдыру башлангычы өчен төбәк җитәкчесенә рәхмәт белдерде, Русия территориясенә күчү зарурлыгы сәбәпле, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итүнең актуальлеген билгеләп үтте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас