

Сүз республикадагы хәлләр турындагы докладлардан түгел, ә Донбасста булган хәлдән һәм эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итәргә әзерлектән башланды.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров төгәл бурычлар куйды: без ярдәм кулын сузабыз, кирәк булганның барысын да эшлибез, әмма республика халкы моннан зыян күрмәслек итеп.
Башкортстан белән идарә итү үзәгендә урнашкан Ситуацион үзәккә ике дистәгә якын кеше – эвакуацияләнгәннәр һәм аларның туганнары шалтыратты. Безнең республика халкы да еш шалтырата, алар мондый катлаулы хәлдә калган кешеләргә ярдәм тәкъдим итә. Бу хакта оператив киңәшмәдә үзәк җитәкчесе, Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева сөйләде.
Эвакуацияләнгән гражданнар өчен бердәм ярдәм номеры: - 8 (347) 218-19-19.