+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Февраля 2022, 02:20

Туризм - табышлы тармак

Башкортстанның Үсеш корпорациясендә инвесторларга Туймазы районында туризмны үстерү буенча яңа бизнес-тәкъдим белән чыктылар.

Туризм - табышлы тармакТуризм - табышлы тармак
Туризм - табышлы тармак

Ул төбәккә туристлар агымын җәлеп итүне һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны күздә тота.

- Үсеш корпорациясе белгечләре эшенең мөһим өлеше - Башкортстанда бизнес үсеше белән кызыксынган инвесторларга тәкъдим ителә торган бизнес-тәкъдимнәр эшләү. Шулай итеп без төбәгебездә инвестицияләү өчен иң кирәкле юнәлешләрне күрсәтәбез, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Елдан-ел эчке туризм өлкәсе популярлаша бара, бу әлеге юнәлештә проектларны тормышка ашыручы инвесторлар өчен бик яхшы мөмкинлек. Нәкъ менә шуңа күрә без эшләгән бизнес-тәкъдимгә игътибар итәргә һәм проектны гамәлгә ашыруга керешергә кирәк.

Тәкъдим ителгән инвестицион тәкъдим туризмның төрләре: дини, спорт, танып-белү һәм җәяүлеләр өчен берничә маршрут булдыруны күздә тота. Алар барысы да Туймазы районының иң күренекле урыннары буенча узачак.

Шулай ук инвесторларга Кандракүл буенда табигать кочагында уңайлырак шартларда яшәү өчен туристларга глэмпинглар төзү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәләр. Исәпләүләр буенча, проектны тормышка ашыру бәясе 12 эш урыны булдырып, якынча 10,2 миллион сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, бизнес-тәкъдимдә объектларны урнаштыру мөмкин булган инвестицион мәйдан турында мәгълүмат һәм дәүләт ярдәме чаралары бар. Алар арасында туризм инфраструктурасын үстерүгә һәм капиталь булмаган модульле чараларны булдыруга грантлар бирү максатларында бюджетара трансфертлар һ. б. бар.

Бу һәм башка бизнес-тәкъдимнәр белән Үсеш корпорациясе сайтында «Бизнес-кейслар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас