Хәрби көчләр борынгы заманнарда ук – дәүләтләр төзелә, кешеләр сыйныфларга бүленә башлагач барлыкка килгән, дип аңлата тарих фәне. Һәр заманның үз хәрби максаты һәм бурычлары була. Безнең чор яшьләренең ата-бабалары беренче һәм икенче Бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнашкан. Узган гасырның 60-90нчы елларында илебез Кораллы Көчләренең зур өлеше Советлар Союзы белән Кытай арасындагы 5 мең чакрымга сузылган чикне саклады. Чик сакчыларыннан тыш, анда йөзләгән мотоукчы, танк, артиллерия һәм башка төрле хәрби частьлар урнашкан иде. Без Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә Әфганстан вакыйгалары башланмаган иде әле.
“Бик күп чыгымнар таләп иткән шул кадәр зур гаскәрне анда тоту кирәк булды микән?” – дигән сорау туа кайчакта. Кирәк булгандыр шул. Кытай белән СССР арасындагы мөнәсәбәтләр бик кискен иде. Каршы як туктаусыз чикне бозып торды. 1969 елның мартында Уссури елгасындагы зур булмаган Даманский утравында кытайлар белән каты бәрелеш булды. Без 70нче еллар уртасында хезмәт иттек. Безне дә төннәрен, кытайлар чикне бозса, еш кына “тревога” буенча күтәрәләр иде.
Андагы зур хәрби көч, минем уйлавымча, армиянең һәрвакыт уяу һәм илне сакларга әзер булуын тәэмин итә иде. Җәйләрен дә, кышларын да хәрби өйрәнүләр (мин аларны үземчә, “сугыш уены” дип атый идем) туктап тормады. Батальон, полк, дивизия, армия, хәрби округ, авиацияне дә кертеп, өйрәнүләр өчәр көн, берәр атна, кайчак аннан да артыграк була торган иде. Яшәү – палаткаларда, туклану – поход кухнясыннан.
Шундый зур хәрби көчләр тотуның табигатькә тәэсире хакында тикшеренүләр булды микән, белмим. Приморье крае – уникаль урын. Җир йөзендә андагы кебек бай үсемлекләр, бөҗәкләр, җәнлекләр дөньясы юк. Бу тирәгә бозлык килеп җитмәгән һәм төньякка да, көньякка да хас булган флора һәм фауна сакланып калган. Төньяк агачлары белән көньяк агачлары, куаклары һәм башка үсемлекләр, бөҗәкләр, кошлар, хайваннар бергә үсә һәм яши. Кышкы тирән карны бар дип тә белмәгән юлбарыслар һәм леопардлар да бар анда.
Ылыслы, яфраклы агачлар, лианалар белән капланган, хәтта вак яңгыр астында да бал җыючы, диңгез буеның дымлы климатына яраклашкан кыргый бал кортлары яшәгән бу гаҗәеп матур урыннарда чик буе заставалары һәм хәрби частьлар күп булганлыгы турында хәзер дә уйланам.
Армиянең тагын бер кулланылышы – илебез хуҗалыкларына эштә ярдәм итү.
Җәйге хәрби өйрәнүләр бетте. Көз анда-монда чыкмадык. Хәрби хезмәт полк территориясендә дәвам итте. Айлар узды... көзне кыш алыштырды. Яз җитте. Без, солдатлар төркеме, бер ай Япон диңгезе яры буенда урнашкан “Гамовский” совхозының үзәк усадьбасы Андреевка авылы янында яшәдек. Ерак Көнчыгыш боланнары – изюбрларга ялан киртәләре төзергә ярдәм иттек.
Кышкы хәрби өйрәнүләр хакында берничә сүз. Һәркем үз гомерендә авыз иткән иң тәмле ризыгын хәтерлидер, мөгаен. Минем армия буенча хезмәттәшем Мәсгуть Насыйров майда кыздырылган бәрәңгене әйтә. Бу тәмле ризыкны аңа, ул командировкадан соңлап кайтып, кичке ашсыз торып калгач, махсус рәвештә үзем әзерләгәнмен икән. Безнең якташ-хезмәттәшләрнең дуслыгы ихлас тойгыларга нигезләнгән иде. Нык ачыккан чагы да булгандыр. Тик соңрак Мәсгуть бәрәңгене минем рецепт буенча кыздырып караган, әмма аныкы алай ук тәмле килеп чыкмаган.
Мин үз гомеремдә иң тәмле чәйне кышкы өйрәнүләрнең берсендә эчтем. Шул Ерак Көнчыгыш төнен бүгенгедәй хәтерлим. Приморьеның көньягында, Хасан күле тирәсендә, явым-төшем күп булуына карамастан, кар тирән ятмый. Агач-куак сирәк булган кечкенә тауларда биек үләннәр һәм кышын кайрысы кызгылт-сары булып күренгән Маньчжурия имәненнән коелган зур-зур яфраклар саргаеп күренә. Үзе кыска, кәүсәсе нечкә булса да, яфраклары эре аның: урта буйлы кешенең кушылган ике учы кадәр. Әгәр куе, йомшак кар яуса, кыш килүен сизәсең. Ләкин ул озакка бармый. Берничә көн эчендә җил җирдәге бөтен карны очыртып, кояш киптереп бетерә. Ягъни җил искәндә һәм кояш нурлары астында ул, юылган чүпрәк салкын һавада “кипкән” кебек, парга әйләнеп бетә. Безгә шундый кар явуларның хәрби өйрәнүләр вакытына туры килмәве мөһим иде. Кар яугач, һава температурасы үзгәргәндә, тау үткелләре буйлап йөрү авырлаша.
Бу юлы да нәкъ шулай булды. Салкынайтты һәм җир өстен кар басты. Шуннан җылытты, аяк асты нык дымланды. Туңдырып җибәрсә, бозлавык барлыкка килә.
Авыр өйрәнүләрдән хәрби частька – туган авыл кебек булып киткән Зайсановкага кайтып киләбез. Хәрбиләрнең тәэминатчылары, кагыйдә буларак, арттан бара. Әгәр кемдер техника ватылып, торып калса, без аларның тамагын туйдырырга, кирәк булса, медицина ярдәме күрсәтергә һәм техниканы ремонтларга булышырга тиеш. Алар артыннан, берничә километрлык дистанция саклап, “Урал-375” техник хезмәтләндерү машинасы бара. Без дә шундый ук маркалы машинада утырып киләбез. Әгәр аларның бөркәүле кузовында запас частьлар булса, безнекендә — туклану продуктлары. Авыр, озак, әмма, иң мөһиме, маҗараларсыз бардык. Күп үткелләр уздык. Алда янә бер үткел – җәйге хәрби өйрәнүләрдә без упкынга оча язган — Нарва.
Кичкә таба янә салкынайтты. Йокысыз көннәр һәм төннәр артта калды, хәзер кабинада бераз черем итеп алырга да булыр иде. Тик ярамый! Водитель янында утырган сержант барлык хәл-вакыйгалар өчен җавап бирә.
Серпантин буйлап Нарва үткелен урап чыктык, без упкынга оча язган урынга күз салып үттем. Таудан төшәргә бер кул сузымы ара калгач, караңгы төште. Бозлавык. Машиналар акрын бара. Үткелнең иң югары ноктасына уңышлы күтәрелгән идек. Ул чакта якты да иде әле. Таудан төшү, билгеле булуынча, күтәрелүгә караганда куркынычрак һәм авыррак. Өстәвенә, юл тар: сул якта — текә яр, уң якта — упкын. Монда нык сак булырга кирәк. Кызурак килеп, куып җиттекме, алда “ГАЗ-69” күренде. Аның кабинасында водитель янында прапорщик Василий Колодач утыра иде. Кинәт машинаның арткы тәгәрмәчләре төпсез чокырга таба шуа башлады. Бераз тормозга басып, водитель рульне сулга борды. Машинаның борыны ярга төртелде һәм ул безгә юлның дүрттән бер өлешен каплап, туктады. Бу вакытта без төшеп килә идек һәм туктарга соң иде инде. Мөмкин дә түгел. Аркылы торган машинаның уң ягыннан, әлбәттә, узарга була. Ләкин, тәгәрмәчләр бозда таеп, упкынга төшеп китү хәвефе бар. Шул ук урында безнең машинаның арткы тәгәрмәчләре дә уң якка шуарга кереште. Кинәт ул әйләнеп китте һәм борыны белән теге машинаның кузовына бәрелеп, арты белән алга карап басты. Сул яктагы фара сүнде.
Водитель тормозга басты. Шул рәвешле, безнең арттан килгән техникага юлны капладык.
Ярга төртелгән машина кабынмады. Озын буксирлау тросын тартып чыгардык һәм ике очын ике машинага бәйләдек. Тарттырдык һәм җай гына кузгалып киттек. Ике елга якын вакыт эчендә хәрби өйрәнүләрдә әлеге юлларда чарланган водительләр тәҗрибәле иде. Кирәкле урыннарда тормозга басып һәм троска салынырга ирек бирмичә, машинаны уңышлы төшердек.
Үткелдәге борылмада фаралар уты бәйләме пәйда булды. Техник хезмәтләндерү машинасы килә иде. Кул болгап, ымлап, без аны туктаттык. Тау битләвендә бозлавык булуын аңлатырға тырыштык. Аларның әрҗәсендә ком булырга тиеш. Нишләп без дә ком йөртмәгәнбез, анысын белмим. Берәр сәбәбе булгандыр инде. Үзләре дә аңлап торалар иде шикелле. Таудан төшү юлына ком сибеп, ул аның тайгак өлешен уңышлы үтте. Төшеп җитте. Безнең янга килеп җитәр-җитмәс, туктады. Кабинадан техник хезмәтләндерү взводы командиры Александр Шмаков төште.
Автомобиль моторында озак казындылар, әмма ул барыбер яшәү билгеләре бирмәде. Диңгез ягыннан искән дымлы-тозлы җил без тозакка эләккәндәй утырган уйсулык аша, сөякләргә кадәр өшетеп, үтәли исә. Приморье краеның көньягында салкыннар 14 градустан узмый, әмма диңгездән җил искәндә 60 градус салкын булгандай тоела.
Төн уртасы инде. Двигатель тынсыз. Мин үз “Урал”ым кузовындагы будкага кердем. Утны яндырдым. Шырпы сыздым. Аның яктысы тәрәзәдә сүрән генә булып чагылды. Тимер мичкә ягып җибәрдем. Борынга төтен исе бәреп, утыннар янып китте. Чәйнектә су кайнап чыкты. Элек була торган такта чәй тартып чыгардым. Брикетка тыгызлап тутырылган грузин чәен шулай дип йөртәләр иде. Ак икмәкне күп итеп телдем дә өстенә ак май яктым.
— Керегез, җылыныгыз!
Кружкаларга куе чәй койдым, шикәр-рафинад кисәкләре салдым. Тәнгә кергән татлы җылылык белән җаннарыбызга да җылылык йөгерде. Иркенләп әңгәмә корган вакытта, мин мондый тәмле чәйне тәүге тапкыр эчүем турында әйттем. Бергә хезмәт иткән иптәшләрем дә бу хакта белдерде. Алар ничектер, белмим, әмма соңыннан мондый искиткеч тәмле чәйне эчкәнне хәтерләмим. Нык арыган, өшегән, ачыккангамы чәй шулай тәмле тоелды әллә? Бәлки, авыр минутларда бер-беребезгә ярдәм иткәнгә, ышанганга, солдат дуслыгы, туганлыгы аркасындадыр.
Тышта салкын. Монда тимер мичтә коры утын чытырдап яна. Йокламасак та, авыр хәрби өйрәнүләрдән соң, тәүге тапкыр шундый яхшы ял иттек. Тик бер нәрсә, моторы кабынмаган машина гына кәефне кырды.
Чәй эчеп, җылынгач, янә двигательне карарга керештек, ни гаҗәп, ул тиз кабынды.
Шулай да, без хезмәт иткән елларда иң авыр хәрби өйрәнүләрнең берсе Шуфан үткелен яулап алу булгандыр. Көнчыгыш Маньчжурия таулары системасының Шуфан тигезлеге (платосы) Хасан районының төньягын били һәм офык артына сузылып киткән, Кытай белән ике арадагы чик булган Кара тауларга барып тоташа. Шул елларда безнең ил белән арасы нык бозылган Кытай чиге янында урнашканлыктан, Шуфан ул чагында безнең өчен стратегик юнәлеш дип исәпләнде.
Моңа тиклем Шуфан үткеленә юл булмаган. Аның базальтын безнең саперлар ике ел “кимерәләр” һәм юл төзиләр. Үткел аша беренче кичү, ягъни Шуфанны “буйсындыру” өченче батальонның үзенең батыр хәрбиләре, шул исәптән, Башкортстан солдатлары белән танылган 7 нче ротасына йөкләтелә. Безнең Бөрҗән районының Байназар авылыннан атказанган артист Юнир Салаватовның энесе Радик үзе ни тора иде. Хәрби өйрәнүләрдә төз атканы өчен дивизия командиры үзе аңа отпуск игълан итте. Ике-өч ел элек Радик янында атна-ун көн тирәсе кунак булдым, сөйләшеп, сүзләр бетмәде. Куергазы районының Аксар авылыннан Мәгаз Асылгуҗин да төз ата иде. Аның взвод командиры Сергей Ласкин белән социаль челтәрләрдә аралашып торабыз. Соңрак Әфган сугышында булган, үз гомерендә бик күп авырлыклар кичергән офицер Мәгазне һаман онытмаган һәм аны яхшы яктан гына телгә ала. Әйткәндәй, Сергей Ласкин Ерак Көнчыгыш чик сакчыларына багышлап язылган “Өч танкист” җыры сүзләре авторы Борис Ласкинның ничәнчедер буын туганы. Үзе дә шигырьләр яза.
Иртәнге сәгать 9нчы ярты. Рота командиры Дмитрий Давыдов алдан менеп киткән һәм рация аша хәбәр җибәрә. Бу яңа юлда хәрби техника өчен куркыныч урыннар бик күп, ди ул. Шуннан соң элемтә өзелә, аны яңадан торгыза алмыйлар.
Юл егерме-утыз градус почмакта күтәрелә. Замполит Владимир Мотырев алдан җәяү бара. Аның артыннан колонна килә. Алда ташлар һәм офыктан башка берни дә күренми. Алты-җиде сәгать үтте. Сулда якында гына Кытай чиге. Чик буе башнясындагы кытай солдатларының йөзләрен күреп була. Алдагы көндә яңғыр явып үткән, җитмәсә, томан төшә. Җилдә очып-очып, вак тамчылары белән биткә, ачык муенга, кулга бәрелә. Юешләтә. Сулда – чоңгыл, уңда – таш стена. Техника борыла да алмый.
Ярты юлны үттек. Юл тарая бара. Кискен борылышта уң якта колонна алдында кыя ташларыннан торган зур “теш” күренде. Саперларга бирешмәгән гранит булгандыр. Колеядан чоңгылга бер метр тирәсе ара. Владимир Мотырев юл күрсәтеп баруын дәвам итә: уңгарак, сулгарак. Кулында кувалдага охшаган агач калып. Ул-бу була калса, тәгәрмәч астына куярга. Ул һәр машинада берничә данә. “Теш” яныннан колонна яхшы гына үтеп китте. Артта поход кухнясы тагылған “ГАЗ-69” килә. Аны тагуны трос белән дә ныгытып куйган идек. Машина җиңел генә үтеп китте. Тик поход кухнясының борылу кендеге “теш”кә эләкмәсенме! Кендек чыгып очты. Кухня сикерде, ычкынды һәм чоңгылга ава башлады. Ауганда Шуфанны яулауны кинокамерага төшереп барган, полкның элемтә начальнигы Евгений Львовны бәреп екты. Балачактан спорт белән шөгыльләнгән Владимир Мотырев җитез генә аңа кулын биреп өлгерде. Икесе дә, ташка бәрелеп, яраланды. Мотыревның уң тезе, Львовның – сул тезе. Күз яшьләре аша сөенәләр. Кухня страховка тросына асылынып калды. Тартып чыгардык. Команда ач калмады.
Владимир Мотырев үзенә кушылған эшне менә дигән итеп башкарып чыкты. Ул хәзер отставкадагы полковник, Саратов шәһәрендә яши. Бездән соң күп урыннарда, шул исәптән Әфганстанда хезмәт иткән. Скайп аша сөйләшеп торабыз.
— Солдатлар төрле яклардан хезмәткә алынган, бөтен Советлар Союзыннан. Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Төрекмәнстаннан, Азәрбайҗаннан, Әрмәнстаннан, Литва, Латвия, Украинадан бик күпләр иде бит, — дип искә ала кайчакта. — Һәркем үзенең милләте белән горурлана иде. Шушы сәбәп белән ызгыш-талаш булу ихтималлыгы хакында сүз дә булмады. Бердәмлек иң биек югарылыкта иде.
Ул еллардагы армия хезмәте милләтләр дуслыгын ныгытуга да зур өлеш кертте. Бүгенге көнгә кадәр бергә хезмәт иткән бик күп милләт вәкилләре белән социаль челтәрләр аша бик җылы аралашып торабыз. Якут дустым, йомшак күңелле җырчы, рәссам Алексей Старков: “Син бит минем бертуганым кебек!” — дип яза. Якутка охшамаганмын бит инде. Тик шулай да минем иң якын дусларның берсе иде ул. Аның һәм энесе Василий белән язышып, якут телен өйрәнеп бетә яздым.
“Милләтара дуслык булуы мөмкин түгел” дигән сүзләргә җавап бу. Гади халык, ни генә димәсеннәр, нинди генә милләттән булуга карамастан, бер-берсен хөрмәт итә. Әрмәннәр белән азәрбайҗаннар арасында ызгыш тугач, бер төш күрдем.
Таулы Карабахта сентябрь аенда башланган киңколачлы сугыш уңаеннан безне, полкташларны, ашыгыч рєвештә Приморье краеның көньягына Кызыл байраклы 45нче гвардия мотоукчылар полкына җыйдылар. Уфадан Уссурийскига, аннан Зайсановкага кадәр җиде тәүлеккә сузылган юлны ничек үткәнмендер, хәтерләмим… Чөнки бу төш иде. Төштә бер урыннан икенче урынга күз ачып йомган арада барып җитәсең. Кич. Казарма күтәрмәсенә мендем. Ярымачык ишек аша күрәм: мотоукчы роталар ћәм махсус взводлар өчен бүленгән, ике һәм өч яруслы караватлар торган урында күңелгә ятышлы ћәм җылы ярымкараңгылык хөкем сөрә. Шул яктан гитара чирткән көй астында бәрхет-баритонда җырлаган дуэт ишетелә.
“В нашем батальоне все равны,
Русские, татары, армяне...
Казармага керәм һәм алга үтәм. Караватлар читендә, кысынкылыкта, бер-берсенә каршы ике солдат утыра. Икесе дә Кавказдан – водительләр, әрмән һәм азәрбайҗан: Арсен Мнацаканян һәм Тофик Заманов. Ярымяктылыкта Арсенның зур түгәрәк битендә, куе кашлар астында, һәрвакыттагыча аптыраган караш белән зур күзләре, ә каракучкыл Тофикның озын кара кавказ мыегы астында – алтын тешләре ялтырый. Шундый ук тешләр алтын нурлар белән, шундый ук мыеклы, янә бер азәрбайҗан, Ариф Гусейнов авызында ялтырый иде. “Бездә бу модада, дигән иде кайчандыр Тофик. – Биш яшьлек энемә дә куйдылар. Бәләкәй генә алтын теш”.
Мнацаканянның да, Замановның да кулларында гитара. Ашыкмый гына чиртеп, җыр җырлыйлар. Полк читендәге Пушкаревлар утарыннан (сөйләүләренчә, көнбатыштан сөргенгә җибәрелгәннәр), хәрби частьта суүткәргечтә эшләгән Витядан (яңа кына солдат хезмәтеннән кайткан егет) өйрәнгән шансонны хәтергә төшереп, мин дә аларга кушылдым:
“Мама, я в десантники попал,
Парашюта сроду не видал...
Бу җырлар ниндидер дәрәҗәдә тормыш дөреслеге, кайчак, пародия буларак солдатлар тарафыннан уйлап чыгарылган ћәм күп еллар буе шомара килгән. Бик күп вариантлары бар.
Инде 40 елдан артык күрешмәгән дусларыма эндәшәм:
— Сезнең гитарада уйнаганны беренче тапкыр күрәм!
Егетләр Таулы Карабахтан иде. Аннан булган әрмәннәр азәрбайҗанча яхшы белә иде. Бездәге марилар татарча белгән кебек. Взвод командиры яшь лейтенант Карен Бабаян да Таулы Карабахтан булып, азәрбайҗан телен яхшы белә иде.
– Раз-ве не ви-дишь, Ти-мер-ха-нов? О-бс-то-я-тель-ства! – диде Арсен Мнацаканян. Ул һәрвакыт кычкырып һәм сүзләрне иҗекләргә бүлеп сөйли иде. — Тут и на ги-та-ре нач-нешь и-грать, и спо-ешь!..
Үзебезне батальонга ни өчен җыйганнарын хәтергә төшердем – Таулы Карабахтагы вакыйгаларга бәйле бит! Полкта без бик тату яши идек ләбаса, шансонда җырланганча, барыбыз да тигез идек! Карабах әрмәннәре азәрбайҗанча белсә, азәрбайҗаннар әрмәнчә аңлый иде. Без дә казахлар, үзбәкләр, төркмәннәр белән үзара һәрберебез үз телебездә сөйләшеп, бер-беребезне яхшы аңлый идек.
— Кем ягында сугышам соң мин?
— Ә син мөселманмы? – дип сорау бирә миңа Заманов.
Мнацаканян эндәшми.
Кинәт кайдандыр шул вакыттагы өлкән лейтенант Владимир Мотырев килеп чыкты.
— Нинди сугыш тагын?! Күрмисезмени, бөтен нәрсә җимерелгән! Тергезергә кирәк!
Карыйм, без инде урамда басып торабыз. Казарма юк, ул алтын антилопа әкиятендәге кебек ташларга-ярчыкларга әверелгән.
Шушы урында данлы беренче батальон хакындагы төш өзелде. Безнең казарма, чынлап та, хәрби часть ябылгач, якын-тирәдә яшәгән кешеләр тарафыннан сүтелгән, җимерелгән. Күптән түгел Приморьеда булдым, үзебезнең батальонның җимереклекләре янында йөрдем.
Хәрби хезмәт үткән елларым, сагындырып, төшләремә керә башлагач, түзмәдем, поездга билет алдым да, юлга чыктым. Илебезнең көнчыгыш ягына җиде тәүлек барып, Себерне, Байкал артын үткәч, Ерак Көнчыгышның минем өчен башкаласы булган, алты ай тирәсе укып, мин шунда хәрби һөнәр алган Владивосток шәһәренә килеп җиттем. Андагы дусларда кунакта булдым да, Владивосток — Хасан маршруты автобусына утырып, Приморье краеның көньягына, үземнең хезмәт елларым үткән Хасан районына киттем.
Кытай белән илебез арасындагы мөнәсәбәтләр күптән яхшырды. Шунысы кәефне кыра, гарнизоннарыбыз ташландык хәлгә килү генә түгел, җимерелгән. Аларны урындагы халык сүтеп ташыган.
Краскино шәһәрендә төшеп калдым. Анда безнең Зайсановка гарнизонында ул чакта слесарь-сантехник булып эшләгән, чыгышы белән Башкортстанның Архангель районыннан булган Илья Моргуновның кече кызы Светлананы эзләп таптым. Ул поезд станциясе начальнигы булып чыкты. Үзенең машинасында төрле урыннарга йөртте.
Зайсановкада булдык. Аның урынында хәзер урман баскан җимереклекләр генә торып калган. Социаль челтәрләрдә полкташларым белән аның хакында сөйләшәбез.
Василий Казанцев, Амурдагы Комсомольск шәһәре:
— Зайсановкада 1973-75 елларда “БТР-60” водителе булып хезмәт иттем. Кешеләр төзегән бар нәрсәне җимергәннәр. Һәр кичне Зайсановка турындагы бөтен фотосурәтләрне карыйм. Этюдник алып килеп, таныш урыннарны тасвирларга телим. Хәтта монитор экраны аша да яңгыр, томан, үлән исен сизәм. Зайсановканың үз аурасы бар, ул искиткеч яхшы.
Болат Джамбулатов:
— Мин дә сезнең кебек үк 1973-75 елларда Зайсановка поселогында 43927нче хәрби частьта хезмәт иттем. Көнчыгыш Казахстанда Усть-Каменогорск шәћәрендә яшим. Шәһәрчекнең хәрабәләрен күрдем һәм төнлә берничек тә йоклап китә алмадым. Зинһар, җавап бирегез миңа! Бу җәйне Зайсановкага барырга һәм аны күрергә иде. Отпуск июльдә. Тик белмим — анда чик буе зонасы бар иде. Берничек тә тынычлана алмыйм. Соң нинди вәхшилек бу! Полк штабы бинасын элек японнар төзегәнен төгәл беләм. Мин 2нче батальонда 4нче мотоукчы ротада санинструктор булып хезмәт иттем.
Олег:
— 1971 елның маеннан 1972 елның октябренә кадәр танк батальонында хезмәт иттем. Ул дәвердә без пехота белән спортта, үзешчән сәнгатьтә, җырлап сафта йөрүдә дусларча ярыштык. Ләкин шундый хәлләр дә булды: капитан Арутинов полк буенча дежурга басса гауптвахта пехота белән тула, ә капитан Фетисов дежур торганда анда танкистлар, ремрота ћәм разведчиклар утыра иде. Гомумән, күңелле дәвер булды ул. Бернинди бабайчылык та юк иде, чөнки бөтен процесс белән хәстәрлекле командирлар идарә итте. Иртә таңнан кичкә кадәр безне үз балаларыдай күреп тәрбияләделәр. Үземнең рота командиры А. А. Чопенконы хөрмәт белән искә алам. Зур хәрефтән командирлар иде алар. Шулай ук Зайсановкада бик буласым килә. Без анда казарма янында беседка төзедек ћәм киләчәк буыннарга хат язып капсула күмеп калдырдык. Күпме гомер узган...
Акиф Ахмедов:
— Сәлам, егетләр! Мин 1986-88 елларда хезмәт иттем, һәммәсе дә яхшы иде. Сез хак — без Туган илебез СССРны сакладык!
Шушында язмаларны тәмамлыйм, истәлекләрнең бик аз өлеше генә керде, әлбәттә. Алар тулылынып тора, бигрәк тә Хасан районына барып кайткач күбәйделәр. Анда мин хезмәттәшем Валентин Тришин белән очраштым. Бакуда туып үскән егет, офицер кызына өйләнеп, шунда, район үзәге Славянка шәһәрендә яшәргә калган. Хасан күле буендагы японнар белән бәрелешнең тарихын өйрәнә. Мәктәптә балалар өчен патриотик клуб оештырган. Истәлекләрнең кайсысы искә төшә, кайсыларын хезмәттәшләрем искә төшерә, мин белмәгәннәрне алар белә, алар белмәгәнне, мин беләм, дигәндәй...
Илдус Тимерханов.
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы,
Шаһит Ходайбирдин һәм Наҗар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты.