+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 февраль 2022, 12:08

Башкортстан халкы эвакуцияләнүчеләргә ярдәмгә килә

Ял көне булуга карамастан, иртәдән үк "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге каршындагы Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан эвакуацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыю пунктына Уфада яшәүчеләр агымы бара. Кешеләр кирәкле әйберләрне, азык-төлек товарларын, балалар өчен кием-салымны, көнкүреш техникасын китерүне дәвам итә.

Башкортстан халкы эвакуцияләнүчеләргә ярдәмгә киләБашкортстан халкы эвакуцияләнүчеләргә ярдәмгә килә
Башкортстан халкы эвакуцияләнүчеләргә ярдәмгә килә

- Хәтта бәйрәм көнендә дә безнең штабка бик күп кеше килә. Уфалылар иртәдән үк азык-төлек, савыт-саба, шәхси гигиена һәм канцелярия товарлары китерә. Шулай ук балалар өчен бик күп әйберләр - уенчыклар, кием-салым алып килә, - дип уртаклашты “Безнең кайгырту” волонтерлык үзәге кураторы Раил Әдиятуллин.

Уфалы Земфира Дәүләтова хатын-кызлар һәм балалар өчен яңа киемнәр алып килгән. Ул ни өчен гуманитар ярдәм күрсәтергә карар кылуын сөйләде.

- Мин хәзер тораксыз, туган җирләреннән еракта булган ватандашларыбыз өчен бик борчылам. Һәм хәзерге вакытта Донбасс һәм Луганскида булганнар өчен. Анда бит балалар да, картлар да бар. Барысына да исән калырга, якыннары белән очрашырга Ходай насыйп итсен, - дип сөйләде ул.

Пенсионер Лена Оленичева туганнарыннан гуманитар ярдәм җыю пункты турында белүен әйтте. Ул озак саклана торган азык-төлек һәм канцелярия товарлары алып килгән.

- Кичә телевизордан Луганск һәм Донецк республикаларының тыныч халкын бомбага тоткан кадрларны күрдем. Йөрәгем ярыла, бу кешеләр шундый куркыныч вакыйгалар кичерә. Барысының да тизрәк бетүен, барысы да тыныч юл белән хәл ителүен телим, - дип Лена Оленичева.

Татьяна Егорова әтисе Украинада хезмәт иткәнлеген белдерде. Хатын-кыз әтисенең истәлекләре белән уртаклашканда күз яшьләрен тыя алмады.

- Балаларны коедан ничек тартып чыгарганын, кешеләрне утка тотылган йорттан ничек коткаруы турында сөйләгәнен хәтерлим. Мондый куркыныч әйберләр эшләүдән туктарга кирәк, - дип сөйләде өлкән яшьтәге ханым.

Хатын-кыз азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, балалар һәм хатын-кызлар өчен җылы киемнәр алып килгән.

Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм штабта түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17.

Шулай ук "Бердәм Русия" партиясенең барлык 63 урындагы бүлекчәләрендә.
Эш режимы: дүшәмбе - җомга - 09.00 - 21.00 сәгатьтә.
Шимбә - якшәмбе - 09.00 - 18.00 сәгатьтә.
Иҗтимагый ярдәм штабының бердәм колл-үзәге номеры - 8 (347) 218-19-19.
Шалтыратулар көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас