+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 февраль 2022, 09:50

“Без аның белән горурланабыз!”

Муса Гәрәевның сеңлесе Мәсхүдә һәм Фәрит Ситдыйковларның балаларының истәлекләре.

“Без аның белән горурланабыз!”“Без аның белән горурланабыз!”
“Без аның белән горурланабыз!”


Халкыбызда “Кошны – очканда, атны – тау менгәндә, егетне яуда таныйлар” дигән әйтем бар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тормыш юлы да нәкъ шушы мәкальгә туры килә. Ул үз гомерен Ватанына багышлап, җанын-тәнен биреп яши. “Гадилектә – гали­лек” дигәннәре дә нәкъ Муса Гайса улына туры килә. Ул биек үрләр яуласа да, гади һәм гадел булып кала. Гәзитебезнең “Муса Гәрәевка – 100 ел” дигән рубрикасында аның тормыш юлы, якташлары, танышлары, дусларының хатирәләрен бастыруны дәвам итәбез.

Розалия Ямаева:
“Без, Ситдыйковлар гаиләсендә үскән алты бала, Муса Гәрәевка – Абзәтәй, аның хатынына Абзинәй дип дәшә идек. Авылга аларның “Волга” автомобиле белән кайтып килгәнен күрсәк, әллә каян каршыларына йөгерә идек. Дәү гәүдәле, чибәр йөзле Абзәтәйне аягыннан кочып алганыбыз әле дә күз алдында. Ул һәрвакыт ярдәмчел, туган җанлы, хәстәрлекле булды. “Мәсхүдә, хәлләрегез ничек? Тормышларыгыз авыр түгелме? Сәламәтлегегезне карап торасызмы?” – дип әнидән сораганы, кызыксынып торганы хәтердә.
Җәй көннәрендә Абзәтәй Таш-Чишмәгә печән хәзерләргә ярдәмләшергә кайта иде. Без дә нәнәебез янына кайтырга ашкынып тора идек. Печән чабып кайткач, кичке ашны ихатада әзерлибез. Ул табынга авылның барлык халкы җыела. Абзәтәй, аксакаллар белән сөйләшеп, хәлләрен белешә, тормышлары белән кызыксына. Өлкәннәрнең өстәл артындагы сөйләшүләренә колак сала-сала табын әзерләшергә ярдәмләшә идем. Кечкенә йөрәгем белән аңа сокланып карап, горурлана идем. Әйе, мин аның белән гомерем буена горурланып яшәдем. Аның үрнәгендә тормышны, туган якны яратырга, саф күңелле булырга өйрәндем.
1974 елда гаилә корып, Октябрьский шәһәрендә яши башладык.
Абзәтәй эш сәфәре белән шәһәргә килсә, безгә кермичә китми иде. Ул безнең шәһәрдә спортны үстерүгә зур өлеш кертте. Муса Гәрәев исемен мәңге­ләштерү максатында Октябрьскийда бер урамга аның исеме бирелгән. Бу да – безнең өчен зур горурлык. Балаларыбызны да Абзәтәй үрнәгендә уңган, эшсөяр, әти-әнинең кадерен белергә өйрәтеп тәрбияләргә тырыштык”.
Генера Әмирова:
“Абзәтәй белән Абзинәй икесе дә бик гади кешеләр иде. Алар минем хәтердә бик шаян, шат күңелле кешеләр булып саклана.
Шундый мизгелләрнең берсе. Абзәтәй безне, балаларны, үз янына җыеп ала да шигырь сөйләтә. Чиратлап тезләренә утырта да: “Я, сөйлә инде шигыреңне”, – ди. Без оялып кына, тавышны бик чыгармый гына сөйлибез. Ә ул: “Кычкырып сөйлә! Минем колакта самолет тавышы гына ишетелә. Менә, тыңлап кара әле”, – дип, башын ия. Без, моңа ышанып, аның колагына үзебезнең колакны куеп, тыңлыйбыз. Берни дә ишетмәгәч, аның шаяртуын аңлыйбыз. Ә ул үзе бу вакытта шат елмаеп утырыр иде...
Абзәтәй кунакка күчтәнәч-бүләксез кайтмады. Ул вакытта барысы дефицит булган әйберләр: матур ручкалар, төсле каләмнәр, уенчыклар...
Абзәтәй белән Абзинәй безнең туйда да катнашып, ике якта да икешәр көн кунак булды. Абзәтәй бал кортларын карарга да әвәс иде. Безнең әткәйне дә умартачылык серләренә ул төшендерде, шушы өлкәдәге тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Туганыбыз Альфред балачактан ук: “Мин дә Абзәтәй кебек хәрби булам, марҗага өйләнәм”, – дип әйтә иде. Чыннан да, ул бу хыялын тормышка ашырды: хәрби һөнәр сайлады, полковник булды, урыс кызына өйләнде.
Абзәтәй дөреслекне яратты, безне дә шундый булырга өйрәтте. Әлеге вакытта аның улы Евгений һәм аның гаилә әгъзалары белән аралашып яшибез”.
Вера Исаева:
“Абзәтәй кунакка кайткач, без аны солдатлар кебек бер сафка тезелеп каршы алабыз. Ул безнең һәркайсыбыз янына килә дә: “Мәсхүдә, бу бала да сезнекеме? Монысы да сезнекеме?” – дип шаяртып сорый. Ә безгә инде бу бик тә кызык тоела. Ул авылга “Волга” машинасында кайтып төшә иде. Моны күрүгә бала-чага машинаны сырып ала. Шулай итеп, бу күренеш күңелле шау-шуга әйләнә.
Авылда элек аерым йокы бүлмәсе булмый торган иде. Йокы урыны чаршау белән бүленә. Абзәтәй шунда кереп, ял итәргә ятса, без, бала-чага, аны чаршау ярыгыннан гына күзәтәбез. Аның бил каешында кобурада яткан пистолеты да була торган иде. Без шул пистолет белән бер-беребезне куркытып бетерә идек. Абзәтәй спортны үз итте. Ул тимераякта, чаңгыда шуарга яратты.
Гармунда уйнап җырлый да иде. Шулай ук китаплар укырга мөкиббән булды. Урманда гөмбә җыярга, җир җиләгенә йөрергә, умартачылык белән шөгыль­ләнергә яратты. Яшь буынны тәрбия­ләүгә дә зур өлеш кертте.
Абзәтәй бик ярдәмчел кеше булды. Бер генә мисал китереп үтәсем килә. Әниебез Мәсхүдә бик каты авырып китте. Район дәваханәсендә хәле авырайганнан-авырайды. Бу хәлне белгәч, Абзәтәй, Уфадагы табиблар белән сөйләшеп, сеңлесен башкалага алып китү ягын хәстәрләде. Әниебез тулысынча савыккач, ул аны үзе кайтарып куйды. Бу вакытта без кечкенә булсак, төп­чегебезгә нибары 11 ай иде. Абзәтәй ярдәме белән әниебез янә аякка басты, савыкты.
Мин Абзәтәм Муса Гәрәев белән горурланам. Ул һәрвакыт, чын ир-егет буларак, үзен бервакытта да башкалардан өстен куймады, гади булып кала белде.

Зөһрә ИСЛАМОВА язып алды.
Фотолар Ситдыйковларның
гаилә архивыннан.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас