

Башкортстанда яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә җитди игътибар бирелә. Былтыргы көзге хәрби чакырылышта гына 4 меңгә якын егет армия сафларына алынган. Яшьләрнең армиягә югары әзерлектә баруы республика Хөкүмәте, муниципалитетлар, хәрби комиссариатлар, башка дәүләт органнарының көйле эше нәтиҗәсе булып тора. Шуны билгеләргә кирәк, бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында алдынгы урыннарны били.
Әлбәттә, бу күрсәткечләргә ирешүгә дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән карарлар ярдәм итә. 2016 елда бездә Бөтенрусия “Юнармия” балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтнең төбәк бүлекчәсе ачылды. Аның бурычлары — яшьләрдә патриотлык, интернационализм, дуслык һәм бердәмлек идеяләренә тугрылык тәрбияләү, экстремистлык идеологиясенә каршы тору. Хәрәкәтнең төп чаралары — хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада, хәтер вахтасы һәм хәрби дан урыннарына походлар оештыру. Оешма җитәкчеләре Ватаныбызны корал белән генә түгел, ә Русия мәнфәгатьләрен тыныч тормышта да якларга сәләтле буын үстерүне максат итеп куя. Егетләр ил тарихын, аның халыкларын, геройларын, күренекле галимнәрен өйрәнә, башлангыч хәрби әзерлек үтә. Укудан буш вакытларында үсмерләр волонтерлык һәм җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә, мәдәни һәм спорт чараларында, тарихи олимпиадаларда, хәрби операцияләр реконструкцияләрендә, эзләнү экспедицияләрендә катнаша.
Шулай ук, тиздән Чишмә районында элекке хәрби часть территориясендә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча укыту-тәрбия үзәге барлыкка киләчәк. Ул беренче җыеннарны киләсе елның җәендә кабул итәчәк, ә 2024 елдан тулы куәтенә эшли башлаячак. Патриотик үзәк уку бүлмәләрен, хәрби һәм спорт объектларын, ял итү зоналарын һәм мемориаль комплексны берләштерә. Башкортстанда мондый зур үзәк Русиянең Оборона министрлыгы ярдәме белән булдырыла, ул республикага инфраструктуралы зур мәйданчыкны тапшырды. Тагы да биредә балалар һәм үсмерләр яшәячәк уку корпусын реконструкцияләү бара. Янәшәдә генә плац, ашханә, физкультура-сәламәтләндерү комплексы урнашкан. Ачылу тантанасыннан соң, “Патриот” паркы ел әйләнәсенә төрле яшьтәге мәктәп укучылары сменаларын кабул итәчәк, биредә шулай ук югары сыйныф укучыларының укыту-тренировка җыеннары узачак. Территориядә “Партизан авылы” тарихи-мемориаль комплексы һәм хәрби техника музее урнашачак. Төбәк бюджетыннан объектны реконструкцияләүгә 272 миллион сум бүлеп бирелгән.
Ример СӘЯПОВ.