+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 февраль 2022, 15:45

Балаларга бәйрәм бүләк иттеләр

“Аек авыл” республика конкурсы чикләрендә Кырмыскалы районының Сихонкин авылы мәктәбе укучылары өчен мавыктыргыч чара оештырылды – алар урындагы фермер Илдар Мостафинның хуҗалыгына атта йөрергә барды.

Балаларга бәйрәм бүләк иттеләрБалаларга бәйрәм бүләк иттеләр
Балаларга бәйрәм бүләк иттеләр
Сихонкин авылы “Аек авыл” республика конкурсында Кырмыскалы районы данын яклаячак. Анда катнашу чикләрендә авылда төрле-төрле чаралар программасы әзерләнгән. Мәсәлән, бүген Сихонкин мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары Үрге Тимкә авылындагы фермерның хуҗалыгына атта йөрергә барды.
Балаларның шундый теләген фермерга укытучылар җиткерә. Ә атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Илдар Мостафин бу тәкъдимне шатланып кабул итә һәм укучыларның килүенә атларының кайсысын иярләп, кайсыларын җигеп, биләмәне шарлар белән бәйрәмчә бизәп әзерләнеп тора.
Урындагы мәктәп укучыларының, аеруча малайларның, бу иң яраткан урыны. Кайберләре биредә булганы да бар. Фермерның улы Альберт та шушы ук сыйныфта укый һәм дусларына үзләренең хуҗалыгы турында сөйләп, аларда зур кызыксыну уята. Менә бу көнне сыйныфлары белән бергә килеп, онытылмаслык тәэссоратлар алып кайттылар. Атка менеп тә йөрделәр, тарантаска утырып та тирә-яктагы хозурлыкка сокланып урап килделәр. Аттан төшү белән кызлар һәм малайлар берсен-берсе бүлә-бүлә үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты. Атларда йөреп туйгач, укучылар фермерга сораулар да яудырды.
Илдар Мидхәт улы үзе дә атларга кечкенәдән гашыйк кеше. Әтисе урындагы колхозда ат караучы, пешекче, бригадир булып эшләгән, үзе дә атлар асраган. Почтальон булып эшләүче әнисе дә гәзит-журналларны, хатларны якын-тирә авылларга ат белән таратып йөргән. Илдар да кечкенәдән әти-әнисенә эшләрендә ярдәмләшеп үсә. Мәктәпне тәмамлау белән урындагы колхозга эшкә урнаша. Ә инде урындагы хуҗалык ябылгач, Мостафиннар шәхси хуҗалыкларында мал, шул исәптән әтисеннән калган атларны үрчетә башлый. Ә инде 2019 елда крестьян-фермер хуҗалыгы ачып җибәрәләр һәм бу гаилә эшенә әверелә. Әйе, мондый зур хуҗалыкны үзеңә генә тарту мөмкин түгел. Тормыш иптәше Олеся Вадимовна, Кирилл һәм Альберт исемле уллары, туганнары да ярдәм итә. Бүген хуҗалыкта 60лап ат бар. Әлегә аларны ит өчен генә үрчетсәләр, киләчәктә кымыз ясау, чабышкы атлар әзерләү турында да уйланалар. Мостафиннарның хуҗалыгы җайлап токымлы атлар белән дә тулылана. Кыскасы, яраткан эше турында Илдар Мидхәт улы дөньясын онытып сөйли ала. Укучыларның сорауларына җавап биреп, ул аларны утар янына якынрак алып барып, атларны асрау серләре белән дә таныштырды. Хушлашыр алдыннн Мостафинар кунакларга татлы ризыклар таратып, тагын да кунакка чакырып калдылар.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас