+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 февраль 2022, 04:55

Депутатлар мәҗбүри күченеп килүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк

Республиканың депутатлар корпусы, хәрби киеренкелек көчәю сәбәпле, Русия терри­ториясенә эвакуацияләнгән Көнчыгыш Украина халкына ярдәм күрсәтәчәк.

Депутатлар мәҗбүри күченеп килүчеләргә ярдәм күрсәтәчәкДепутатлар мәҗбүри күченеп килүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк
Депутатлар мәҗбүри күченеп килүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк
– Барлык фракцияләр депутатлары республика Башлыгының Луганск һәм Донецк республикалары халкына ярдәм күрсәтү теләген хуплады, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Бу максатта парламентта эшче төркем төзелде, ул ярдәм форматын һәм аны мохтаҗлар арасында бүлүне билгеләячәк. Депутатларның мөмкинлекләре төрле, эшче төркем парламентарийларга кешеләрнең ихтыяҗлары турында мәгълүмат җиткерәчәк һәм ярдәм күрсәтүне координацияләячәк.
Эшче төркемне парламент Рәисе урынбасары Тамара Тансыккуҗина җитәкләде.
– Кешеләр бәлагә юлыкты, аларга ярдәм итү, яшәү өчен лаеклы шартлар тудыру, аларның көнкүрешен яхшырту, әхлакый һәм матди ярдәм күрсәтү — безнең бурычыбыз, — диде Константин Толкачев. — Без барыбыз да конфликтның кискен фазасын тизрәк җайга салуга өметләнәбез, ләкин моңа күпме вакыт кирәк булачагы әлегә билгеле түгел. Вәзгыятьне, шул исәптән гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауны да, ныклап күзәтеп торачакбыз. Хокукый характердагы сораулар туса, тиешле закон проектлары кертеләчәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас