

Башкортстанның Санлы үсеш министрлыгында телекоммуникация проектлары нәтиҗәләре һәм аларны үстерү турында фикер алыштылар.
Бүген, 25 февральдә, үткән Башкортстан Республикасы Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы коллегиясендә 2021 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Быел киңәшмә онлайн форматта узды.
Утырышта катнашучылар тарафыннан каралган төп темаларның берсе - Башкортстан торак пунктларын элемтә һәм интернет челтәрләре белән тәэмин итү. Бу турыда республиканың санлы үсеш министры Геннадий Разумикин үзенең докладында телекоммуникация проектлары нәтиҗәләре белән таныштырды.
«Русия Федерациясенең санлы икътисады» гомумдәүләт программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2009-21 елларда Башкортстан Республикасы территориясендә интернет челтәрләренә 3086 социаль әһәмияттәге объект, шул исәптән мәгариф һәм медицина учреждениеләре, янгын сүндерү частьлары һәм постлары, мәдәният объектлары һәм башкалар тоташтырылды.
Геннадий Разумикин дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында тормышка ашырылган «Уңайлы интернет» республика программасының уңай тәҗрибәсе турында сөйләде.
Чара ахырында министр элемтә операторларына ел дәвамында компанияләр инвестицияләре хисабына элемтә челтәрен үстергән өчен рәхмәт белдерде. Быел кәрәзле элемтә Башкортстанның 19 торак пунктында барлыкка килде, анда элек Интернет челтәренә керү һәм элемтә юк иде.