+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 февраль 2022, 04:35

Кышкы юл хаталарны гафу итми

Бигрәк тә көннәр язга авышып, көндезләрен эретеп, төннәрен туңдырган чорда.

Кышкы юл хаталарны гафу итмиКышкы юл хаталарны гафу итми
Кышкы юл хаталарны гафу итми

“Кышкы тәгәрмәчле машинада кем дә йөри, син менә җәйгесендә ел әйләнәсенә йөреп кара!” – дип кәпрәя берәү. Баксаң, хәзерге юлларда мондый “батыр”лар шактый икән! Акчасын янга калдырып, үзен дә, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларны да нинди куркыныч астына куюын бераз гына булса да күзаллыймы бу кеше? Бу эштә өч тиенеңне кызганып, 10 тиенеңне чыгарып куюың да бар бит әле. Ә йөк машиналарына килгәндә, артык саранлык күрсәтү зур фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Бу хакта белгечләр нинди фикердә? Гомумән, кышкы юлларда йөрү кагыйдәләре нинди? Бу хакта без “БашАвтоЛига” автомобиль мәктәбенең машина йөртүгә өйрәтү производство остасы Булат КАЛӘМОВка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде.

– Кышын караңгы бик тиз төшә. Кайчагында хәтта эштән яктыда чыгып та бераздан эңгер-меңгергә калырга мөмкинсең, ә кайтып җиткәнче караңгы да төшәчәк. Димәк, сезнең фаралар һәм сигнализация, һичшиксез, төзек булырга тиеш, – ди ул. – Тормоз һәм идарә итү системалары кыш көне генә түгел, елның теләсә кайсы вакытында идеаль хәлдә булырга тиеш. Ә тайгак юл машина параметрларына таләп­чәнрәк тә әле.
Кышка әзерлек вакытында авто­мобильдәге барлык вак-төякләрне тәртипкә китерергә кирәк, бигрәк тә җылы вакытта игътибар итмәгән җиһазларны. Бу ишек, җылыткыч, пыяла чистарткычларга кагыла. Юлда көтмәгәндә туктап калып, башка машина йөртүчеләргә уңайсызлыклар тудырмас өчен аккумуляторны кышка әзерләү турында кайгыртырга кирәк.
Сезнең резервта, һичшиксез, буксир өчен трос булырга тиеш.
ЮХХДИ хезмәткәрләре автотранс­портның техник торышын нәкъ менә кышкы чорда күзәтә. Бу машинаның һәр элементын җентекле карауны таләп итә.
Һәр машина йөртүче кышның үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш: явым-төшемнәр 20 проценттан да күпкә арта; юллар торышына бәйле рәвештә тәгәрмәчләрнең юл өслеге белән контакты кими; кар яуганда юл түшәмәсе тиз үзгәрә, фараларга кар ябыша, урамнар караңгылана, нәти­җәдә, юлның күренгән секторы сизелерлек кими, хәрәкәт итү авырлаша һәм бу зур игътибар таләп итә. Пычрак, боз һәм кар аркасында автомобиль тыңлашмый; салондагы пассажир урыны кышкы киемле кеше өчен яраклаштырылмаган; юлда кар катламы белән капланган күп кенә куркыныч предметлар ятарга мөмкин; көчле җил исеп һәм алгы пыялага көтелмәгәндә кар килеп төшеп, машина йөртүче югалып калырга мөмкин; температура үзгәрү сәбәпле, төрле участокларда (тоннель, күпер, урау юл), юл шартлары үзгәрүчән, кышкы юлларның тагын бер үзенчәлеге – тормоз юлы озынаю. Тик, нигәдер, бу элементар нәрсәләрне машина йөртүчеләр еш кына исәпкә алмый. Болар – кышкы юлларда машина йөртүчене сагалаучы хәвеф­ләрнең бер өлеше генә.
Кышкы юлда йөргәндә иң киң таралган хаталарга түбәндәгеләр керә: бер полоса буенча баручы машиналар арасында “җәйге” дистанцияне саклау, ә бит аны арттырырга кирәк; билгеле бер урыннарда кар көртләре аркасында җәяүлене күрү мөмкинлеге булмау; аяк-куллар өшү; кар көрт­ләренә игътибар итмәү; галлю­цинацияләр: кышкы юлда хәтта соры песи дә кар булып күренергә мөмкин.
Кыскасы, кышкы юл бик күп хәвеф әзерләп куя, машина йөртүче­дән күбрәк игътибар һәм җаваплылык таләп итә. Хәтта иң тәҗрибәле шофер да юлларда экстремаль хәлләрдән хали түгел, ә аларны минималь нәтиҗәләр белән җиңеп чыгу өчен кайбер киңәшләрне үтәргә кирәк:
– әгәр сез яисә сезгә маңгайга-маңгай килсәләр, мөмкин кадәр читкә чыгарга кирәк, шул ук вакытта башка автомобиль белән бәрелешмәскә яки, тагын да начаррагы, узып баручыга килеп менмәс өчен, һичшиксез, тормозга басыгыз. Әгәр шулай да бәрелешне булдырмый калдыру мөмкинлеге юк икән, һәм сез салонда ялгыз булсагыз, бәрелүне машинаның уң ягына кабул итегез;
– бозлавыкта сезне бөтереп алып китсә, пассажирны бәрдермәс өчен барысын да эшләгез, чөнки тизлек сәгатенә 40 километрга кадәр булганда руль артындагы машина йөртүченең, пассажирларга караганда, җитди имгәнү алу ихтималы азрак;
– әгәр сез бу хәлгә светофорда торганда эләккәнсез, көзгедә арттан туктый алмыйча килүче автомобильне күрәсез икән, кичекмәстән “ручник”- тан алыгыз һәм акрын гына хәрәкәт итә башлагыз. Әгәр алдагы машинага бәреләсегезне күрсәгез, иелегез, шулай бәрелү җиңелрәк кичерелә. Алай да уңга алып өлгерергә тырышыгыз.
Юллардагы хәлләр турында бик күп сөйләргә була. Тик менә барысын да алдан күз алдына китереп булмый. Машина йөртүчеләрнең аңлы булуы һәм җаваплылыгына гына өметләнергә кала.

Резида Вәлитова.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас