“Башкортстан ЦУРы һәм муниципалитетлардан коллегаларыбызның эшен федераль дәрәҗәдә билгеләп үтүләре – күңелле хәл; “Безнең илебез Русия” зур паблигы Благовещенда мәктәп автобусы проблемасының ничек хәл ителүе турындагы роликны бастырган”, – дип күңелле яңалыклары белән уртаклашалар Республика белән идарә итү үзәгеннән.
Исегездә булса, Благовещен шәһәренең Төньяк бистәсендә яшәүче мәктәп укучылары тукталышка кадәр җәяү барырга, аннары мәктәпкә кадәр маршрут автобусын көтәргә мәҗбүр иде. Аларның башкача юлы булмаган. Ә бистәнең үзендә мәктәп тә, балалар бакчасы да юк.
Халык бу проблема турында социаль челтәрләрдә язган. Балалары дәрескә исән-имин барып җитсен өчен ата-аналар автобус бирүләрен сораган. Башкортстан ЦУРы Благовещен районы хакимиятеннән коллегалары белән элемтәгә керә. Ләкин инцидент катлаулы булып чыга, ул бер көндә генә хәл ителми. Башта юл төзергә, билгеләр куярга, автобуска заявка бирергә кирәк була. Әмма 2 февральдә беренче автобус укучыларны 6нчы мәктәпкә алып китә. Ә аңа кадәр берничә ай алдан, 2021 елның 15 ноябрендә, 5нче мәктәпкә кадәр автобус җибәрелә.
Башкортстан ЦУРы хосусый пассажирлар ташучының Уфадагы 207 санлы “Уфа ДОКы – “Пушкин” Сәүдә-сервис комплексы” маршруты буенча еш кына шикаятьләр алды. Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә әлеге маршрут автобусларын бик озак көтәргә туры килүе турында күп тапкырлар язган. ЦУР Уфа хакимиятенә мөрәҗәгать иткән һәм күптән түгел генә автобусларның саны 30га кадәр арттырылган. Хәзер бу маршрутта хәрәкәтнең уртача интервалы – тугыз минут. Сүз уңаенда, Уфа буенча автобуслар хәрәкәтен “Акыллы транспорт” мобиль кушымтасында реаль вакыт режимында күзәтеп була.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров өч ел элек суррогат алкогольгә каршы сугыш игълан иткәч, халыкның социаль челтәрләрдә бу темага язган хәбәрләрен ничек эшкәртергә, аларны кая җибәрергә һәм нәрсә эшләргә икәнлеге аңлашылмый иде.
“Нәтиҗәдә, Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы, Иҗтимагый хәвефсезлек ведомствоара советы һәм республика буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, бу мөрәҗәгатьләрне эшкә ала башлады. Ә без, Башкортстан ЦУРы, әлеге эшне контрольдә тотабыз. Юнәлеш гади түгел: кайсыдыр мөрәҗәгатьләрдә дөреслек язылган, ә кайберләрендә – юк. Әмма Радий Хәбиров безнең алга куйган бурычлар аңлашыла: әйләнештән суррогат алкогольне алырга һәм халыкның сәламәтлегенә берни дә янамасын өчен барысын да эшләргә! Без барысын да эшли алмыйбыз, әлбәттә, әмма нәтиҗә бар, һәм без алга барабыз. ЦУРда Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы һәм Иҗтимагый хәвефсезлек советыннан килгән коллегалар белән алга таба уртак эш турында фикер алыштык. Асылы – үзара бәйләнешләр үзгәрми, максат та шул ук. Киңәшмәләрне даими үткәрергә планлаштырабыз”, – дип язалар ЦУРдан.
Бер айдан артык Уфаның “Витамин заводы” тукталышы павильонының тәрәзәсе ватык”, – дип язган Сергей Поречный социаль челтәрләрдә. “2 февральгә Киров урамындагы “Витамин заводы” тукталышында пыяла алыштырылды”, – дип җаваплый Уфаның Киров районы хакимияте вәкиле Елизавета Рисаева.
Ә башкаланың Ленин районында яшәүче Элина Хәмәдиеваны Достоевский урамындагы йорт түбәсендә өелгән кар борчый, чөнки ул, узып баручылар өстенә төшеп, фаҗигагә сәбәпче була ала. “3 февральдә районның коммуналь хезмәтләре түбәне чистартты”, – дигән җавап килгән район хакимиятеннән.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.