+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 февраль 2022, 17:40

Әгәр кар ишелеп төшсә?!

Башкаладагы йорт түбәләрендәге кар, боз сөңгеләре белән көрәшкә халык та кушыла.

Әгәр кар ишелеп төшсә?!Әгәр кар ишелеп төшсә?!
Әгәр кар ишелеп төшсә?!

Әлеге фотоны социаль челтәргә Уфада яшәүче Эльвира Мәмлиева куйган. Ул бүген, 26 февральдә, Уфада Ленин урамы, 33/1 адресы буенча урнашкан йорт янында төшерелгән. Күренүенчә, түбәдәге кар менә-менә ишелеп төшәргә тора. Ә бит бу йортта балаларның инглиз мәктәбе урнашкан. Нинди фаҗига килеп чыгарга мөмкин булуын уйлау да куркыныч.

Республика белән идарә үзәгенең дежур командалары Уфаның Ленин районы хакимиятендәге коллегаларына мөрәҗәгать юллады. Бүген үк 12нче ЖЭУ хезмәткәрләре түбәне кардан һәм боздан чистартты. Эшне тәмамлагач, алар бу урыннан фото төшереп җибәрде.

- Оператив эшләвебез яхшы. Һәм куркыныч турында вакытында хәбәр итүче битараф булмаган республика халкына рәхмәт. Республикасы белән идарә итү үзәге командасы мондый мөрәҗәгатьләрнең барысын да контрольдә тота, - дип хәбәр иттеләр ЦУРдан.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас