+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2022, 21:10

Инстаграмсыз нишләрбез?!

Дөрес булса, ябалар ди бит үзен...

Инстаграмсыз нишләрбез?!
Инстаграмсыз нишләрбез?!

Интернета "Instagram" челтәреннән файдалануга чикләүләр кертелү ихтималлыгы турында хәбәрләр куера башлады. “Мондый хәвефләнүләр "Роскомнадзор" тарафыннан "Facebook" челтәренең эшчәнлеген чикләүгә бәйле барлыкка килде (Meta компаниясе карамагында Instagram һәм WhatsApp та бар). Русия ведомствосы 25 февральдә Facebook социаль челтәренә вакытлыча чикләүләр кертүгә бәйле аңлатма бирде", - дип хәбәр итә biwork.ru басмасы.

25 февральдә Генераль прокуратура, Чит ил эшләре министрлыгы сайты белән килешеп, Facebook челтәренең кеше хокукларын һәм иреген, шул исәптән Русия гражданнарының хокукларын һәм иреген бозуда катнашлыгы барлыгына бәйле карар чыгарды. Аннан алда Facebook Русиянең дүрт мәгълүмат чарасының - "Звезда" телеканалы, РИА "Новости" мәгълүмат агентлыгы, "Лента.ру" һәм "Газета.ру" интернет-мәйданчыкларының рәсми аккаунтларына чикләү керткән иде.

Бүген "Instagram"дагы кайбер блогерлар, төркемнәр үзләренең язылучыларына челтәрнең чикләнү ихтималлыгы турында хәбәр итте, шуңа күрә Телеграм-каналга язылырга чакырды.

Мәсәлән, билгеле яшь җырчы Гөлназ Асаева "Instagram"дагы сәхифәсендә болай яза: "Instagram" ябылырга да мөмкин, диләр. Телеграм-каналга өйрәнеп булырмы икән? Әлегә аны белеп бетермим. Әммә өйрәнербез, дип уйлыйм". Гөлназ язылучыларына үзенең Телеграм-каналына сылтама да калдырган.

Әлегә бу хәбәрләр рәсми расланмаган. Шулай да әлеге социаль челтәрдә меңәрләгән, хәтта миллионлаган язылучысы булган блогерлар, шуннан табыш алучылар бераз хафага калган, әлбәттә.

Әлегә борчылырга иртәрәк, яши-яши күрербез...

 

"ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: