

«Күченүчеләргә ярдәм штабына волонтерлар кирәклеге турында белгәч, шунда ук волонтерлар сафына язылдым. Чөнки бу хәл миңа шәхсән кагылды, – дип уртаклаша «Җиңү волонтерлары» активисты Тамара Ямщенко. - Украинада бик күп туганнарым яши. Хәзер анда коточкыч вакыйгалар бара. Без читтә кала алмыйбыз дип саныйм. Бу - безнең уртак кайгы. Һәм безнең һәркайсыбыз тугандаш халыкка ярдәм кулы суза ала".
БДУ студенты, волонтер Лилиана Хәбибрахманова, гуманитар ярдәм җыю турында белгәч, шунда килергә ашыккан. «Без гуманитар ярдәм күрсәтүче кешеләрне теркибез. Күчеп килүчеләргә тагын нинди ярдәм кирәклеге язылган исемлекле белешмә бирәбез. Безнең республикада битараф булмаган кешеләрнең яшәве бик сөендерә", - ди ул.
Яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәге кешеләр дә ирекле ярдәм тәкъдим итә.
"Булдыра алганның барысына да ярдәм итәргә әзермен. Балалар белән тәрбияче буларак утыра алам, матди ярдәм тәкъдим итә алам", - дип билгеләп үтте укытучы Светлана Сәләхова.
Гуманитар ярдәм җыю бөтен республика буенча да, Уфада да дәвам итә.
"Луганск һәм Донецкның тыныч кешеләренә - хатын-кызларга, балаларга, өлкәннәргә, 8 ел дәвамында сугыш шартларында яшәүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә булдым. Моны Русиянең һәр гражданының бурычы дип саныйм», - дип ассызыклады Уфа кызы Ирина Баранова.
Иреклеләр сафына керергә, яки гуманитар ярдәм күрсәтергә телисезме?
Шулай булса, 8 (347) 218-19-19 телефонына, эвакуацияләнгән гражданнарга иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабының бердәм колл-үзәгенә шалтыратыгыз.
Шалтыратулар көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.