+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 февраль 2022, 18:55

Трактор да кирәк, суүткәргеч тә!

“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы авыл җирендә бик күп эшләрне башкарырга мөмкинлекләр бирә. Авыл биләмәләре шушы программа ярдәмендә халык белән берлектә нинди дә булса эшләрне башкара: юллар ремонтлана, су һәм ут үткәрү мәсьәләләре хәл ителә, социаль объектлар ремонтлана, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелә, техника алына.

Трактор да кирәк, суүткәргеч тә!Трактор да кирәк, суүткәргеч тә!
Трактор да кирәк, суүткәргеч тә!
Шул ук вакытта авыл халкы мөһим проблемаларны гына билгеләп калмый, аларны хәл итүдә акчалата да ярдәм күрсә­тә һәм эшләрне күзәтү астына ала.
Архангель районы да бу программада 2016 елдан бирле катнашып ки­лә. Ел саен райондагы 12 авыл биләмәсе халык җыеннары үткәрә, заявкалар әзерли һәм конкурста җиңү өчен күп көч сала.
Үткән елда исә алты проект җиңеп чыкты. Аерым алганда, Абзан һәм Кызыл Җилем авыл биләмәләрендә “МТЗ-82” тракторлары барлыкка килде, Сухополь һәм Каракүл авылларында зират төзекләндерелде, Озынлар авыл биләмәсендә 2018 елда шул ук программа буенча алынган тракторга махсус корылмалар сатып алынды, ә Яңа Чишмә авылында янгын сүндерү максатында елның теләсә кайсы вакытында су алу өчен чыганак булдырылды.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында архангельлеләр агымдагы елда да актив катнаша. Һәрбер авыл биләмәсендә халык җыеннары үткәрелеп, көнүзәк проблемалар буенча фикер алыштылар һәм, нинди проект белән конкурста катнашачакларын билгеләп, заявка тутырдылар. Әгәр дә берничә ел элек авыл халкы җыелган акчаның авылларны төзекләндерүгә юнәлтеләчәгенә бераз шикләнебрәк караса, хәзер бу программа ярдәмендә авыл җирендәге байтак көнүзәк проблемаларны хәл итәргә мөмкин булуын һәркем яхшы аңлый.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас