

“Кызымны мин ул дөньяга туганчы төшемдә күргән идем. Йөзен ныклап төсмерләмәсәм дә, бу сабыйның минем кызым булуын яхшы аңладым”, – ди Леяның әнисе Анжелина.
Авырга узгач, шатлыгының чиге булмый. Табибларның кушканнарын үтәп, тизрәк кызчыгы белән очрашуны көтеп яши. Кызганычка каршы, йөклелекнең 19нчы атнасында чираттагы УЗИ вакытында баласының авыру булып туачагын әйтәләр. Табиблар йөклелекне өзәргә тәкъдим итә. Шул ук кичне ана карынындагы бала беренче тапкыр тибенә башлый. “Әни, мин монда, мин исән!” – дип, үзе хакында белдертергә тырыша кебек. “Ходай Тәгалә биргән сабыйны якты дөньяга туу хокукыннан мәхрүм итәргә безнең бернинди хакыбыз юк. Без аны әле үк ничек бар, шулай яратабыз”, – дип булачак әти-әни сабыйлары өчен көрәшергә карар итә.
Гаилә пары бу авыру хакында мәгълүмат эзли башлый. Шулай итеп, алар мондый проблемга юлыккан гаиләләрнең бик күп булуына, андый сабыйларның дөньяга туып, тиешле операциядән соң, тулыканлы һәм бәхетле яши алуы хакында белә.
Лея туу белән реанимациягә эләгә. Арытаба тикшерүләр кызның йөрәгенең камералары бүленмәгән булуын, алар арасында бушлык – ачык гомум атриовентрикуляр канал барлыкка килүен күрсәтә.
Тәүге операция Леяга ашыгыч рәвештә 2 айлык вакытында ясала. Операциядән соң диагнозга тагын бер билгеләмә өстәлә. Димәк, хәл тагын да катлаулана. Шулай алдагы операцияне 9 айлык вакытында авыр өзлегүләр белән кичерә кызчык.
Әле Леяга 4 яшь. Беренче карашка, ул башка балалардан берничек тә аерылмый: шулай ук шаяра, уйный, көлә, актив кыз булып үсеп килә. Кызганычка каршы, йөрәге генә үзенең эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә башкара алмый. Үсеп килүче организмның әгъзаларын һәм тукымаларын кан белән тәэмин итү өчен көче җитми. Леяга уйнау, атлау, хәтта көлү дә көннән-көн бик авырга туры килә.
Леяга 4-6 яшь вакытында тагын бер операция таләп ителә. Ләкин аңа квота һәм юллама алалмыйлар. Шуңа кызның әти-әнисе мөмкин булган башка дәвалау юлларын эзли башлый. Шулай итеп Америка клиникаларында йөрәкне коррекцияләү буенча уникаль операцияләр үткәрелүе турында ишетәләр. Андагы табиблар да кызны операциягә алып, йөрәгенең дөрес анатомиясен һәм эшчәнлеген ике этапта тергезергә әзер. Ләкин мондый операция бик кыйммәт – 14 миллион сумга якын. Әхмәтҗановлар өчен бу күтәрә алмаслык сумма.
Изге күңелле кешеләр ярдәмендә акча җыела башлады, ләкин таләп ителгән суммага кадәр бик ерак әле.
Аңлашыла, күпләребезнең хәзерге заманда “кычкырып торган” акчасы юктыр. Әмма кемгәдер ярдәм итәсе, сәдака бирәсе килгән, күңел нечкәргән вакытлар була. Әйдәгез, Әхмәтҗановлар гаиләсенә ярдәм кулы сузыйк! Кечкенә Леяның йөрәге сәламәт типсен, кыз киләчәктә тулыканлы тормыш белән, бәхетле булып яшәсен өчен без дә үз өлешебезне кертә алабыз. Әйе, сумма бик зур, ләкин “Ил төкерсә – күл була”, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
Изгелек җирдә ятып калмый. Сабыйга ярдәм итсәк, бу изгелек үзебезгә, һичшиксез, йөзләтә, меңләтә әйләнеп кайтачак.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
Әхмәтҗанова Анжелина Артур кызы исемендәге Тинькофф банкы картасы: 5536914107981601.
Шулай ук Саклык банкы
картасы 8-987-036-15-20
телефонына беркетелгән.