+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 февраль 2022, 08:35

ЦУР: Җылысыз һәм кайнар сусыз калдылар

Бүген Уфаның Дим районында Генерал Кусимов урамы буенча 11, 15, 15/1, 15/2, 17, 19, 19/1 санлы; Дагстан урамы буенча 10/1, 10/2, 12, 12/1 санлы; "Мечтательләр" урамы буенча 6, 8 һәм 11 санлы йортлар җылысыз һәм кайнар сусыз калды.

ЦУР: Җылысыз һәм кайнар сусыз калдыларЦУР: Җылысыз һәм кайнар сусыз калдылар
ЦУР: Җылысыз һәм кайнар сусыз калдылар
Сәбәбе - торбаүткәргечнең технологик зыян күрүе.

Уфаның Дим районында аварияне бетерү буенча оператив штаб эшли. Авария нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәк булган бөтен нәрсәне эшлиләр.

Хәл район башлыгы Айдар Базгудинов контролендә, ул халыкны, шулай ук Уфа шәһәре хакимияте хезмәткәрләрен дә курста тота.
УИС белгечләре зарарлануның характерын ачыклау һәм эшләрне тәмамлау өчен кирәк булган срокларны билгеләү өчен суны җылылык камерасыннан ала.

Җылытуны һәм кайнар су бирүне кыска вакыт эчендә гамәлгә кертү планлаштырыла.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас