+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 март 2022, 08:45

Чиләбедә фәнни-гамәли конференция үтте

Чиләбедә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Чиләбе өлкә әдәби берләшмәсе оешуга 60 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте.

Чиләбедә фәнни-гамәли конференция үттеЧиләбедә фәнни-гамәли конференция үтте
Чиләбедә фәнни-гамәли конференция үтте
Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баемов башкорт мәдәниятен һәм тарихын саклау буенча зур эшләре өчен ике төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Шулай ук чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте вәкиле Андрей Резепин, Чиләбе өлкәсе башкорт оешмалары ассоциациясе рәисе Равил Әсәтуллин, Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге вәкиле Клара Әһлиуллина, Башкортстанның “Шәҗәрә” тарихи мирасны өйрәнү үзәге директоры урынбасары Илгиз Солтанморатов мөрәҗәгать итте.

Конференциядә башкорт халкының туган ягын өйрәнү, тарихы һәм мәдәнияте проблемалары турында фикер алыштылар.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас