+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 март 2022, 09:20

ЦУР: Кайсы министрлык алда?

Юллар темасы - Башкортстан ЦУРы системасында янә беренче урында.

ЦУР: Кайсы министрлык алда?ЦУР: Кайсы министрлык алда?
ЦУР: Кайсы министрлык алда?
Соңгы тәүлектә республикада яшәүчеләрдән 200 мөрәҗәгать килгән. Шулай ук Башкортстан ЦУРының җылылык картасына, торак-коммуналь хуҗалык (160) һәм сәламәтлек саклау (125) мәсьәләләре дә кергән.

Бу хакта Башкортстан белән идарә итү үзәгенең туры эфирында.

Без статистиканы көн саен карап кына калмыйбыз, аны төрле күрсәткечләр буенча анализлыйбыз. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә нинди министрлыкларның битләре һәм нинди постлар безнең халык арасында аеруча популяр?

Социаль челтәрләрдә карау саны буенча абсолют лидер - Сәламәтлек саклау министрлыгы, бер атна эчендә 270 меңнән артык карау. Аудиторияләре буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы янә беренче урында, аның 60 мең абунәчесе бар. Абунәчеләр саны буенча икенче һәм өченче урыннарда - Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү һәм Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары.

Республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан коллегаларыбызның социаль челтәрләрдә ничек эшләүләре турында тулырак – видеода.
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас