+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 март 2022, 09:10

ЦУР: Яхшы хәбәрләр күбрәк

Уфада "Башавтотранс " яңа автобус маршрутын эшләтеп җибәрде.

ЦУР: Яхшы хәбәрләр күбрәкЦУР: Яхшы хәбәрләр күбрәк
ЦУР: Яхшы хәбәрләр күбрәк
17с санлы автобус маршруты "Белореченский" микрорайоны белән "Үзәк" сәүдә комплексын бәйли. Көнгә - 72 рейс, пик сәгатьләрендә хәрәкәт интервалы 20 минут булыр дип планлаштырыла. Әлегә автобус тест режимында йөри.

Бүген иртә Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгеннән шундый яхшы хәбәрдән башланды.

Иң популяр 3 мәсьәлә ачыкланган - узган тәүлек эчендә ЦУР мәгълүмат системалары республика халкыннан төзекләндерү темасы буенча - 47 , юллар темасы буенча - 46 һәм торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча 44 мөрәҗәгать алган. Әмма үзгәрешләр дә бар: элек юлларны кардан чистартуны сорасалар, хәзер сүз чокырлар һәм ремонт турында бара.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас