"Башта телефоннан аралыштык, ошады кебек, - дип искә ала Лилия апа. - Бервакыт үзенә кунакка чакыра башлады бу. Җыенып юлга чыгып киттем беркөнне. Барып кергәч, бу ир мине каршы алды да, башта сумкаларны тиз генә актарып бәрде. “Таракан алып килмәдең микән дип тикшерәм”, – ди. Мунча якты, мин яхшылап, эсселәр салып мунча керергә тотындым. Анда да иркенләп керергә ирек бирмәде, кычкыра, "Чык!" - ди. Чыккан идем, "Әйберләреңне җыеп куй, иртән биштәге автобус белән китәсең! Иртәгә монда минем хатын килә, өйне бүлешәсебез бар", - ди. Шаккаттым!
Әллә кайлардан танышырга дип киләсең кешегә, ә ул шулай кыланды, бик аптырадым. 71 яшьтә акыл юктыр инде ул, нишләтәсең. “Син монда килгән 251нче кеше”, – ди, җитмәсә. Миндә дә юктыр инде ул акыл, шулай юлга чыгып киткәч. Югыйсә, бу адәм телефоннан бик матур сөйләшкән иде.
Әле килгәч тә, әйбәт кенә итеп өйләрен күрсәтеп йөргән иде. Хәзер уйлыйм да, ярар инде, исән-сау йөреп кайттым дип шатланам. Башка хатыннар да белеп торсыннар иде, тәбәнәк кенә буйлы ир ул, шулай кылана. Мин дә әллә кайларга барырга дип аралашмаган идем аның белән. Телефоннан бик матур сөйләшкәч кенә барып карарга уйладым, ятып калганчы, атып кал имеш. Егерме ел ялгыз яшәп арыдым шул..."
Үзебез дә очсызландык шул, кызлар...
Фото: "ВКонтакте"