+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 март 2022, 15:35

Башкорт балы яклау таләп итә

Уфада бүген "Башкорт корты: проблемалар һәм перспективалар" темасына "түгәрәк өстәл" узды.

Башкорт балы яклау таләп итәБашкорт балы яклау таләп итә
Башкорт балы яклау таләп итә
Анда умартачылар, галимнәр, дәүләт учреждениеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Чара Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылды һәм анда башкорт умарта кортларын саклауга һәм үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Фикер алышуны ачып, Башкарма комитет рәисе Юлдаш Йосыпов әлеге теманың символик, милли-мәдәни өлешенә игътибар итте.

– Башкорт халкының рухи мирасын саклау, аның кысаларында безнең символларны һәм брендларны үстерү - башкорт халкының үсеш стратегиясе белән билгеләнгән бурыч. Башкорт (бөрҗән) умарта корты ул - безнең символ, безнең мәдәни кодның бер өлеше, бөтен халык селекциясе нәтиҗәсе. Бөрҗән бал кортларын саклау һәм яклау мәсьәләләре җәмгыятьне борчый һәм иҗтимагый резонанска ия, - диде Юлдаш Йосыпов.

Чыннан да, башкорт халкы өчен бөрҗән умарта корты – ул популяция генә түгел, ә милли мәдәниятнең бер өлеше. Сүз уңаеннан, узган елдан башлап, Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән Башкортстанда башкорт атлары көне билгеләп үтеләчәк, июль аеның өченче шимбәсендә «Башҡорт аты» башкорт токымлы атларның республика фестивале үткәреләчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткән елның 24 маенда тиешле указга кул куйды. Фестиваль республикада елкычылык, кымыз эшләү һәм халык һөнәрчелеге традицияләрен саклау һәм үстерү, башкорт токымындагы атларның баш санын арттыру һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар башкорт балының Башкортстанның иң танылган товар брендларының берсе булуын билгеләп үтте. Бөрҗән умарта корты - башкортларның мәдәни мирасының мөһим символы һәм аерылгысыз өлеше, башкорт халкының милли байлыгы.

Русия Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова бу уңайдан болай диде::

- Бөтендөнья башкортлары корылтае милли брендларны саклау буенча эзлекле, системалы эш алып бара. Хәзер инде башкорт умартасы көнен гамәлгә кую өчен вакыт җитте. Бу бәйрәм генә түгел, ә фикердәшләрне берләштерү мөмкинлеге бирәчәк, дәүләт ярдәме, фәнни ярдәм күрсәтү ягыннан теге яки бу сектордагы актуаль проблемаларга игътибар итәчәк. Әйтик, башкорт теле көнен бәйрәм итүгә без җентекләп әзерләнәбез, проблемаларны ачыклыйбыз, аларны хәл итү өчен махсус программалар, финанслау кирәклеген аңлыйбыз, ягъни сүз системалы эш турында бара. Бүгенге фикер алышу нәтиҗәләре буенча, башкорт бал кортлары көнен гамәлгә кую башлангычының республика җитәкчелегеннән дә хуплау табуын теләр идек.

Хезмәттәшем, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның элекке җитәкчесе Әмир Ишемгулов вакытында апитерапия үзәген булдырды, депутат буларак, умартачылыкны саклау һәм үстерү буенча бик зур эш башкарды, башкорт умарталарына ярдәм итү өчен закон проектлары кертте. Безнең башкорт умарта корты саклауны, сакчыл мөнәсәбәтне, аны саклап калуны гына түгел, популяцияне арттыруны таләп итә. Моңа, әлбәттә, дәүләт ярдәме кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә бүген иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм аларны хәл итүгә системалы, конструктив якын килү өчен экспертларны җыйдык, - диде Эльвира Ринат кызы.

Сүз уңаеннан, республикада «Алтын чолык" бал сукмагы» программасы уңышлы тормышка ашырыла, ул махсус саклана торган 10 табигый территориядә каракучкыл урман бал кортларының абориген популяциясен яңадан тергезү өчен оештырылган. Проект республика, Русия һәм чит ил умартачылары арасында популярлыкка иреште. Проектны тормышка ашыру Башкортстанда үткәреләчәк «Апимондия-2022» алдыннан аеруча актуаль.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар, шулай ук, башкорт умарталарының бүгенге торышы мәсьәләләре турында да фикер алышты.
Белгечләр, бүгенге чара - башкорт умарта кортларын үстерүдә һәм саклауда зур юлның башы, дигән фикергә килде. Дәүләт органнарының, җәмәгать оешмаларының һәм умартачыларның системалы һәм конструктив хезмәттәшлеге генә "түгәрәк өстәл"дә яңгыраган барлык проблемаларны хәл итүгә китерергә мөмкин.

Фото: Айрат Нурмөхәммәтов.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас