

Ринат (исеме үзгәртеп алынды) ул көнне дус кызы һәм аның туганы белән кәеф-сафа корып алырга була. “Чәй”не дә, “мәй”не дә мулдан ала – аракысы гына җитмәгән, коньягы, сырасы да була егетнең. Күңелле генә утыралар. Әмма мондый табыннарга еш кына күңелсез нокта куела – хәмер бетә. Үзләренең күпме эчкәнен исәпләмичә, “шешәнең эче буш булган” дип көлешә шешәдәшләр. Жирәбә салып тормыйлар, егет белән кыз икәүләп тиз генә урап килергә һәм “нокта”ны “өтер”гә төзәтергә булалар.
Кара машинасы тизлекне тиз ала, очып кына бара Ринат. “Ипләбрәк син, әй!” – ди кыз егеткә. “Абзаңны өйрәтмә, күпне күргән ул”, – дип кеткелди “ас водитель”. Чыннан да, моңа кадәр ул исерек килеш руль артына утырган өчен 3 елга иркеннән мәхрүм ителгән була. Әмма, адвокаты яхшы булгангамы, шартлы рәвештә генә.
Менә бер машинаны уза ул, икенчесен... Ничәнчесе булгандыр, әмма аның юлында туктап торган машина пәйда була. Бәрелеш! Икесе дә юл читенә мәтәлә. Ринат якындагы урман посадкасына барып төртелгәч кенә машинасын туктатуга ирешә. Көч-хәл белән үзен кулга ала ул, бәрелгән машинаның ишеген барып ача. Анда ике кеше булган – водитель һәм пассажир.
Булган. Хәзер үзләре юк, мәетләре генә сузылган.
– Мин ул көнне кунакта булдым, – дип акланырга маташа Ринат. – Табындагылар барысы да эчте, мин бер тапкыр коньяк, бер тапкыр сыра гына уртлап карадым. Үземне яхшы хис итә идем, шуңа күрә руль артына утырырга куркып тормадым. Шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителгәч тә, водитель таныклыгын тапшырырга өлгермәгән идем, шуңа машинаны үзем алып барырга булдым. Юл яхшы, асфальт коры. Әмма караңгы төшеп өлгергән иде. Алда туктап торган машина махсус билге куймаган, габарит утларын кабызмаган иде. Мине аракы эчкәнгә тест тапшырмауда гаеплиләр. Мин анализны кан һәм бәвелдән бирергә каршы түгел идем, ә трубкага өрергә адвокатымны көттем. Бары тик шулай.
Бары шулай гына... Әмма һәлакәт урынына килеп җиткән ЮХХДИ хезмәткәрләре, бәлага таручыларга ярдәмгә килгән узып баручылар бертавыштан Ринатның авызыннан аракы исе килеп торуын, үзенең адекват хәлдә булмавын әйтәләр. Ә алдагы автомобильнең габаритлары янып торган була.
Һәлакәт урынына туктап торган машинадагы водитель белән пассажирның якыннары да килеп җитә. Башта травматик шок кичергән, соңыннан шушы урында җан биргән газизләрен күреп, шушы әрнеш белән гомер буена ничек яшәргә, кирәк... “Ничек” дияргә ярамый, диләр. Әмма юлга чыгучы, бигрәк тә руль артына утыручы һәркем бөтен вариантларны да күз алдына китереп, читен хәлләрне булдырмау юлларын билгеләп куярга бурычлы. Кайсыдыр мизгелдә кинәт кенә туктарга кирәк булуы бар – тиешле тизлекне саклыйсыңмы?! Яныңа утырган пассажирлар сиңа үз гомерен ышанып тапшырган, шуны аңлыйсыңмы!?
Ринатка бу сорауларга җавапны эзләргә вакыт күп бирелгән. Русия Федерациясе Җинаять кодексының 74 мәддәсенең 4нче өлеше нигезендә аңа карата Октябрьский шәһәр суды карары буенча 3 елга шартлы рәвештә хөкем ителү гамәлдән чыгарылган.
Русия Җинаятьләр кодексының 70нче мәддәсе нигезендә өлешчә берләштерү юлы белән ахыргы җәзаны 12 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә билгеләү каралган.
Ул бу елларны гомум режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк, аннан чыккач, 3 ел транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукына ия булмаячак.
Менә сиңа коньяк белән сыра уртлау бәласе.
Резида ВӘЛИТОВА.
(Язма Туймазы районара суды материаллары буенча әзерләнде).