

Омск фаҗигасендә аяксыз калып, барча халыкны батырлыклары белән таң калдырган якташыбыз Рөстәм Нәбиев әлеге сәхифә аша бөтен дөнья белән элемтәдә тора иде. Кулларында Эльбрус тавына күтәрелеп, соңрак 8163 метр биеклектәге Мансалу тавын да яулагач, аңа игътибар тагын да артты. Аның сәхифәсенә бер миллионнан артык кеше язылган. Постлары, фотолары кешеләргә яшәү көче өсти, акыллы киңәшләр бирә иде. Кемгә комачаулады икән алар?
Әлегә Рөстәм Нәбиев кызы исеменә яңа инстаграм сәхифәсе ачкан. Анда 33 меңнән артык кеше язылган инде. Анда ул мондый мөрәҗәгать калдырган:
«Сәлам, дуслар. Миңа язылганыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең белән элемтәдә булу минем өчен бик мөһим. Аңлавыгызча, ниндидер шикле гамәлләрем өчен минем төп сәхифәмне яптылар. Нинди ярамаган нәрсә эшләгәнемне әлегә үзем дә аңламыйм. Вакытлыча биредә булам. Языгыз, комментарийлар калдырыгыз», — дип яза блогер.
Дөрес булса, аның сәхифәсенә Украина ботлары һөҗүм иткән.
Фото: "ВКонтакте"