Кыш башы бер проблемалардан җәфа чиктерсә, ахыры икенчеләрен тудыра. Шуларның иң хәвефлесе – көннәр җылыну белән барлыкка килгән боз сөңгеләре. Башкаладагы йорт түбәләрендә асылынып, үтеп баручыларга хәвеф белән янаган туңган бозларга каршы көрәшкә халык та кушыла. Әлеге фотоны социаль челтәргә Уфада яшәүче Эльвира Мәмлиева куйган. Ул 26 февральдә Уфада Ленин урамы, 33/1 адресы буенча урнашкан йорт янында төшерелгән. Күренүенчә, түбәдәге кар менә-менә ишелеп төшәргә тора. Ә бит бу йортта балаларның инглиз теле мәктәбе урнашкан. Нинди фаҗига килеп чыгарга мөмкин булуын уйлау да куркыныч.
“Республика белән идарә итү үзәгенең дежур командалары Уфаның Ленин районы хакимиятендәге коллегаларына мөрәҗәгать юллады. Шул ук көнне 12нче ЖЭУ хезмәткәрләре түбәне кардан һәм боздан чистартты. Эшне тәмамлагач, алар бу урыннан фото төшереп җибәрде. Оператив эшләвебез яхшы. Һәм куркыныч турында вакытында хәбәр итүче битараф булмаган республика халкына рәхмәт. Республика белән идарә итү үзәге командасы мондый мөрәҗәгатьләрнең барысын да контрольдә тота”, — дип хәбәр иттеләр ЦУРдан.
Уфа районының Чернолесово авылында яшәүчеләр, эш һәм ял көннәрендә су башнясы берничә сәгатькә ябылачак, дигән хәбәр ала. Көн саен кешеләрне судан мәхрүм итү дөресме соң? Проблема турында былтыр май аенда социаль челтәрләрдә язылган иде. Башкортстан ЦУРы бу мәсьәлә буенча Уфа районы хакимияте белән элемтәгә керде. Чернолесовода су скважиналардан башнялар аша бара икән, ә аларның күләме һәм биеклеге су тотрыклы керү өчен кирәкле басым тудырмый, бигрәк тә эсседә. Муниципалитетта аңлатуларынча, суны туктатып тору — мәҗбүри чара. Аны хәл итү өчен башняны алыштырырга һәм 2 өстәмә скважинаны төзекләндерергә кирәк була.
Скважиналар төзекләндерелде, су башнясы алыштырылды. Гыйнвар азагыннан Чернолесово авылында су белән тәэмин итү штат режимында эшли. Кешеләр хәзер судан рәхәтләнеп куллана.
Узган ел Башкортстан белән идарә итү үзәге су белән тәэмин итү темасына 685 инцидентны эшкәрткән. Бу 685 хәл ителгән проблема дигән сүз.
“Дистанцион уку” дигән төшенчә безнең тормышка коронавирус аркасында килеп керде. Һәм компьютер артында эшләргәме яки юкмы дигән сайлау мөмкинлеге калдырмады. Башкортстан ЦУРы үткәргән соңгы социологик сораштыруларның берсе дистанцион белем бирү темасына багышланган. Сораштыруда мәктәп яшендәге балалары булган ата-аналар катнашкан.
Мәктәп укучыларының ата-аналары балаларга “удаленка”да укытучылар белән күзгә-күз карашып аралашу җитми дип саный (56 процент). Тискәре ягы — компьютер артында озак утыру, ә бу сәламәтлеккә начар йогынты ясый (47 процент), белемне объектив бәяләү (33 процент) һәм химия, биология, физика буенча практик дәресләр үткәрү мөмкинлеге булмау (37 процент). Уңай яклары да бар. Мондый формат уңайлы шартларда укырга мөмкинлек бирә, моннан тыш, әгәр компьютер һәм Интернетка керү мөмкинлеге бар икән, моны теләсә кайсы урыннан эшләргә була. Ерак авылларда яшәүче балалар республиканың һәм Русиянең үзәк төбәкләреннән көчле укытучылар, профессорлар белән эшли ала.
Дистанцион белем бирүне кертү — вакытлыча, мәҗбүри чара. Пандемия шартларында беренче урында — балалар сәламәтлеге. Ата-аналарның 66 проценты дистанцион укыту коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметте, дип белдерә. Хәзер барлык мәктәпләрдә дә диярлек укучылар көндезге укуга әйләнеп кайтты.
“Инцидент-менеджмент”ка һәм Кире элемтә платформасына урамнардагы фонарьлар турында да мөрәҗәгатьләр күп эләгә. Менә соңгыларыннан берсе: “Уфада Владивосток урамы буенча 2/1нче йорт янында фонарь янмый”. Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мониторинг хезмәте муниципалитеттагы коллегалары белән элемтәгә кергән. Аннары эшкә “Уфагорсвет” предприятиесе кушылган. Фонарьларны ремонтлаганнар.
Тиешле хезмәтләр Күгәрчен районының Морак авылы Дзержинский урамындагы лампаларны да алыштырган. Аннан да Башкортстан ЦУРына шикаятьләр килгән булган. “Коллегаларга халык проблемаларын хәл иткән өчен рәхмәт белдерәбез һәм алардан ничек һәм кайчан урамнарны яктырту линияләренә хезмәт күрсәтүләре графигын көтәбез”, — дип язганнар ЦУРдан.